Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Репрессия корбаннары

Халык хәтере... Иң изге, иң мөкатдәс, күңелләрдән мәңге җуелмас хистер ул. Хәтер- тарих. Хәтер- кешелекнең узганнарны барлап, яхшыдан яманны аерырга өйрәтеп, киләчәккә алып бара торган әләмдер. Хәтер түрендә – онытылмас вакыйгалар...

Менә тагын репрессия корбаннарын искә алу көне җитә. Хәтер, хатирәләр... Юк, бернәрсә дә онытылмый – халык хәтере яшәтә аларны. 1917 елның октябрь революцясе. Гражданнар сугышы. Сталин репрессияләре… Тарихи вакыйгалар- ның шушы урынында туктап, хәтердәгеләрне барлыйк, гыйбрәт алыйк. Репрессия машинасы миллионлаган кешеләрне йоткан. Ә тагын миллионлаган кешеләр күп еллар буе кыерсытылып яшәп, ялган совет пропагандасы тарафыннан җәмгыять- тән читләштерелеп, бу фани дөньядан яралы күңел белән киткәннәр. Якынча гына исәпләгәндә дә (мәгълүмат чаралары битләрендә күренгәнчә), 1928 елдан 1933 һәм аннан соңгы елларда 28 миллионнан артык крестьян тар-мар ителгән һәм репрессияләнгән. Шунысы да бар, барысын да рәттән түгел, иң нык хуҗалыклар, җирдә ихлас эшли белүче чын крестьяннар юкка чыгарылган... Әле күп еллар элек үк, Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” басылып чыккач, шушы әсәр буенча укучылар конференциясе үткәрергә җыенгач та күңелгә шундый уй килде, ә безнең Күзкәй авылында шундый кешеләр бар микән? Бар икән бит, һәм бик күп икән! Шул көннән алып мин китапханәдә “Кара көннәр шаһитлары” дигән альбом булдырдым һәм бүгенге көнгә кадәр шул альбомны тутырып барам. Тагын шуны әйтим, шул көннән алып һәр елны репрессия корбаннарын искә алу көненә нахакка рәнҗетелгәннәрнең балаларын, оныкларын, туганнарын чакырып очрашу, искә алу үткәрәм. Килгәннәрнең хәтерендә әле ул курку томанына уралган шомлы еллар. Кара төндә өйләреннән алып кителгән һәм шул китүдән туган якларына кайта алмый калган, төрмәләрдә атылган, сөргенгә сөрелгән, коточкыч җәберзолым, җәзалар күргән күзкәйлеләр исемлеге шактый зур: колхоз рәисе Мөбәрәк Идиатуллин, партком секретаре Мәгъсүмә Шәрипова, сельпо рәисе Харис Шафиков, янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе Исмәгыйль Гайфуллин, бригадирлар: Гыйззәтулла Газизуллин, Харис Бәшәров, Хәмәт Шәмсетдинов, авыл Советы рәисе Мәләү Камалов, счетовод Шакир Хәмидуллин, ветеринария табибы Хәбирә Хөрмәтова һәм ветсанитар Хәниф Салихов, укытучылар: Зәки Усманов, Барый Мирәсев, болын каравылчысы Ситдыйк Бәхтегәрәев, аның әтисе Бәхтегәрәй карт, Һадиҗан мулла, Нәби шәкерт, кулак итеп сөрелгән Исрафил Дәүләтшин гаиләсе. Аларның һәркайсы мисалында шул куркыныч еллар вакыйгаларын гәүдәләндергән аерым китап язарлык. Кулга алынучылар барысы да Минзәлә төрмәсе аша уза. Алар арасында бик сирәге генә туган авылына әйләнеп кайта.  Еллар узу белән ул чор вакыйгалары тоныклана төшә. Авырлыклар хәтердән җуела, әммә бабакайларыбызның нахакка рәнҗетелүе әле һаман йөрәкләрне әрнетә. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да “халык дошманы”булып яшәргә,  түбәнсетүләр эчендә янырга туры килә—моңа күңел әрнемәслек мени! Монннан ун-унбиш ел элек безнең бу очрашуга килгән репрессия корбаннарының балалары бу хакта елый-елый сөйлиләр иде. Ул балалар еллар узу белән якты дөньядан китеп бардылар инде... Бүген Күзкәй авылында сабый вакытта “халык дошманы” баласы дип тамгаланган, эзәрлекләүләр кичергән бер генә репрессия корбаны бар. Ул да булса 90 яшен тутырган, гомерен балаларга белемтәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучы Роза апа Әхмәтшәкүрова. Ул, мәхрүмлекләр, җәберләүләр күреп үссә дә, белем алып, язмышка үпкә сакламый, илгә-көнгә намуслы хезмәт итеп, үрнәк итеп күрсәтердәй тормыш юлы үтте. Очрашуга хәзер репрессиягә эләккән авылдашларның оныклары килде. -Үскән чагында бабаем Харис Хафизов, аның әтисе Шиһабетдин бабайны, йорт-җирләрен талап, сөргенгә сөрелүләрен белә идем. Ничек, ни өчен? Ул елларда бу хакта сөйләмиләр иде. 2006 елда китапханәдә булган шушындый очрашудан соң эзләнә башладык. Харис бабайны “халык дошман”ы ясап ун елга Архангельскига сөргәннәр. Бер гаепсезгә. Ул чорда төзелешләргә түләүсез эшче көчләр кирәк булган—репрессияне шуңа уйлап тапканнар, күрәсең. Бабай ун ел Беломорканалда эшләп, сәламәтлеген җуеп кайткан. Күптән түгел телевизор экраннарында барган “Зөләйха күзләрен ача” дигән фильмны карагач күңел кабат кузгалды, -дип сөйләде Гөлфирә Рәхмәтуллина. Фәйрушин Солтан бабай да репрессиягә эләгә язган. -Бабай тиз арада гаиләсен, кирәкяракларын атка төяп. Төнге караңгыда авылдан чыгып киткән. Тырышып туплаган тормышы таралган. Ижауга барып, кемнеңдер землянкасында яшәгәннәр, күрмәгәннәре калмаган,дип искә алды оныгы Вәсилә Шәйдуллина. Энҗе Вахитованың бабасы Мөхәммәтшәрип хаҗине 74 яшендә, бер гаепсезгә, мулла булган өчен сөргенгә сөргәннәр. Минем үземнең  бабакаем Сәфәргалин Әхмәтҗанны да гаиләсе белән репрессия тегермәне йоткан. Еллар үтеп, элеге фаҗиганың асылын аңлап, без - оныклар җыелышып, алар куылган ихатага истәлек ташы куйдык.  Һәр елны Боерган авылы халкы монда килеп, бер гаепсезгә авылдан куылган репрессия корбаннарын искә ала. Әнә шулай хәтер йомгагын сүттек. Бүген мул тормышта яшибез. Шушы көнгә  ирешү өчен гомерләрен биргән изге затларны да әледән-әле бер сагышланып, йөрәк әрнеше белән, икенче яктан менә шулай очрашып, хәтерне яңартып, рәхмәт хисләре белән искә алырга кирәк. Нахакка рәнҗетелгән, бер гаепсез килеш шәһит киткән авылдашларыбызны онытмыйк. Әнә шундый теләк белән таралыштык бу очрашудан.

Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй китапханәсе мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев