Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз делегациясе Оренбург өлкәсендә Сабан туен үткәреп кайтты

Узган ялларда Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм аның урынбасары Люция Әхмәтова җитәкчелегендәге делегация Оренбург өлкәсенең Пономаревск районы Наурузово авылында Сабан туенда булып кайтты. Муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы җыелган халыкны татарстанлылар, Тукай районы халкы исеменнән Сабан туе белән котлады. Бәйрәмгә Оренбург өлкәсенең 15 район һәм шәһәр башлыгы...

Узган ялларда Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм аның урынбасары Люция Әхмәтова җитәкчелегендәге делегация Оренбург өлкәсенең Пономаревск районы Наурузово авылында Сабан туенда булып кайтты.
Муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы җыелган халыкны татарстанлылар, Тукай районы халкы исеменнән Сабан туе белән котлады. Бәйрәмгә Оренбург өлкәсенең 15 район һәм шәһәр башлыгы килгән иде. Алар да җыелган халыкка матур котлау теләкләре җиткерделәр. Район башлыгы бүләк итеп җитәкчеләргә татарларның милли ризыгы - чәкчәк һәм милли орнаментлар төшерелгән түбәтәй, шарфлар тапшырды. Котлаулардан соң мәйданда төрледән-төрле уеннар, сәнгать осталарының чыгышлары булды. Бәйрәм кунаклары «Сорнай» фольклор ансамбле чыгышын аеруча да ошатты. Җыелган халык фоторәсемгә төште, уеннарда катнашты. Сабан туе һәркемдә бик матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев