Райондашыбыз иҗат бәйгесендә «Умырзая» җырын тәкъдим итте
Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» җәмгыятендә «Минем елларым - минем байлыгым» дип исемләнгән республика иҗат фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге интернат-йортларда тәрбияләнүче өлкәннәр арасында уздырылып килә. Быелгы бәйгедә дә катнашучылар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр: нәфис сүз, вокал, хореография, гамәли-декоратив сәнгать төрләре буенча чыгыш ясадылар. Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче Нәгыймулла...
Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» җәмгыятендә «Минем елларым - минем байлыгым» дип исемләнгән республика иҗат фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге интернат-йортларда тәрбияләнүче өлкәннәр арасында уздырылып килә. Быелгы бәйгедә дә катнашучылар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр: нәфис сүз, вокал, хореография, гамәли-декоратив сәнгать төрләре буенча чыгыш ясадылар. Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче Нәгыймулла Гыйбадуллин «Вокал» номинациясендә үз көчен сынап карады. Нәгыймулла Зиннәт улы «Умырзая» дигән җырны башкарды. Шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Рәсем сәнгате» номинациясендә дә катнашты. Бәйгедә интернатта тәрбияләнүче әби-бабайларның гаҗәеп картиналары тәкъдим ителде, дип язды картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече, психолог Альбина Камалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев