Районда яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалык билгеләнә
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Конкурсның I этабы авыл җирлекләрендә үтте, II этап исә 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Район комиссиясе әлеге бәйгедә катнашкан гаиләләрнең өй яны территорияләрендәге чисталыкка, терлекләрнең булу-булмавына, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр күплегенә игътибар...
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Конкурсның I этабы авыл җирлекләрендә үтте, II этап исә 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
Район комиссиясе әлеге бәйгедә катнашкан гаиләләрнең өй яны территорияләрендәге чисталыкка, терлекләрнең булу-булмавына, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр күплегенә игътибар итәчәк. Катнашучылар үзләренең хуҗалык территориясен фотога төшерергә, видеолар беркетергә (булса инде), шулай ук газета битләрендә чыккан материалларын (шулай ук мөһим түгел) район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә тапшырырга бурычлы. Тулырак мәгълүматны 70-12-46 телефоны аша шалтыратып белергә була.
Сүз уңаеннан, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы да «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашырга ризалык биргән гаиләләр турында һәрдаим язып барачак. Газетаның рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучыларның шәхси хуҗалыклары өчен тавыш бирү дә барачак. Бүгенге көндә газета укучыларыбыз Борды авылыннан Лаврентьевлар, Черновлар, Маклаковлар һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан Нужиннар гаиләләре өчен тавыш бирә ала. Районкүләм бәйгедә катнашып калырга ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев