Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшли

20 гыйнвардан 1 февральгә кадәр коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе Яр Чаллыда һәм Тукай районында эшли.

Комиссия составына ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хисап палатасы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгының казначейство департаменты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы вәкилләре һ. б. керә.
Комиссия муниципаль сатуларның ничек оештырылуын, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәргә карый торган муниципаль килешүләрнең төгәллеген һәм үз вакытында башкарылуын, җирле үзидарә органнары коллективлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, эчке мохитне, җитәкчеләрнең һәм җитәкче вазифасына килергә тиешле затларның эшлекле сыйфатларын, торак-коммуналь хуҗалык тармагында законнарның үтәлешен, «Балалар бакчасына юллама алуга электрон чират» муниципаль хезмәтенең торышын һәм регламентның үтәлешен һ.б.ларны өйрәнәчәк.
Өйрәнүләрдән тыш, комиссия әгъзалары җирле үзидарә органнарына федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча практик ярдәм дә күрсәтәчәкләр.
Республика эксперт төркеменең эш кысаларында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президентының вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов һәм коорупциягә каршы көрәш буенча ТР Президенты каршындагы совет әгъзасы Мария Горшунова муниципаль берәмлекләрдәге эшмәкәрләр белән очрашачак. Эшлекле сөйләшү 23 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә шәһәрдә IT-паркта (Машиностроительная урамы, 91нче йорт) булачак.
24 гыйнварда 15.00-18.00 сәгатьләрдә Яр Чаллы шәһәре мэрының җәмәгать кабул итү урынында ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова һәм хокук тәртибе һәм законлылык буенча комитет әгъзасы Сергей Рачков халыкны кабул итәчәк.
Шул ук көнне 15.00-18.00 сәгатьләрдә Яр Чаллы педагогия институтында ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы Фәйрүзә Мостафина да халыкны кабул итә. Институт шәһәрнең ЗЯБ бистәсендә Низаметдинов урамы, 28нче йортта урнашкан.
27 гыйнвар көнне исә халык ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы Илшат Әминовка сорауларын бирә ала. Аның өчен 13.00-16.00 сәгатьләрдә Тукай районының социаль яклау идарәсенә (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 8/3 йорты) килергә кирәк.
Шәһәр һәм район халкы үз сорауларын комиссия вәкилләренә 8-917-263-29-88 телефоны буенча да җиткерә ала.
Республика эксперт төркеменең эш нәтиҗәләре коорупциягә каршы көрәш буенча ТР Президенты каршындагы совет утырышында каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев