Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда коррупциягә каршы ничек көрәшәләр?

Коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү максатыннан быел бу юнәлештәге законнарга үзгәрешләр кертелгән иде. Алар нигезендә, хәзер барлык депутатлар, район һәм башкарма комитет җитәкчеләре, контроль-хисап палатасы рәисләре үзләренең керем, чыгым, милек белән бәйле мәгълүматларын турыдан-туры ТР Президенты аппаратына тапшыра. Татарстанның коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов дәүләт сатып алулары процедурасын, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү белән бәйле сорауларны иң проблемалы мәсьәләләр арасында атады.

Муниципаль хезмәткәрләр дә, депутатлар да керемнәре һәм милекләре турында хисап тота

Муниципаль хезмәткәрләрнең керем, милек турындагы мәгълүматларын күрсәтү турындагы законның үтәлеше районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында да каралды. Башкарма комитетның персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Лилия Сәлимованың әйтүенчә, коррупция куркынычы янаган муниципаль хезмәткәрләрнең исемлеге даими рәвештә тикшерелеп тора. Бүгенгә әлеге исемлектә 50 муниципаль хезмәткәр һәм муниципаль вазифаларны башкаручы 26 кеше исәпләнә. Шулай ук белешмәләрне 195 депутат та тапшырган. Тулаем алганда, керем, милек мөнәсәбәтләре белән бәйле барлык мәгълүматлар вакытында бирелгән һәм районның рәсми сайтында урнаштырылган. Муниципаль хезмәткәрләрнең эшмәкәрлек белән шөгыльләнү һәм коммерция белән бәйле оешмаларда эшләү очракларын ачыклау максатыннан шәхси эшмәкәрләрнең һәм юридик затларның бердәм дәүләт реестры базаларына керү мөмкинлеге карала. 2017 елда муниципаль хезмәткә 13 кеше урнашкан булса, быел 8 яңа кеше килгән, аларның югары белем алу турындагы дипломнары тикшерелгән.

Хезмәткәрләрнең 32 проценты коррупция куркынычы янаган эшләрне башкара

Район үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов үзенең чыгышында кайбер саннарга тукталды. Дәваханәдә барлыгы 475 кеше хезмәт куя, шуларның 155е (32 процент) коррупция куркынычы янаган хезмәтләрне башкара. Законны үтәү максатыннан, товар алу, хезмәт күрсәтү һәм башка дәүләт сатып алулары электрон аукцион аша уза. Килешүләр тендердан соң төзелә. Вакытлыча эшкә ярамау турындагы, сәламәтлек турындагы белешмәләр бирүче хезмәткәрләр аерата контрольдә тора. Үзәк дәваханәдә документларны электрон рәвештә бирүгә күчәләр. Вакытлыча эшкә ярамау турында атна саен уртача 50ләп электрон белешмә бирелә. Баштарак әлеге электрон белешмәләргә ышаныч бик булмаса, хәзер халык бу яңалыкка да ияләшә башлады, дип билгеләде Галим Габбас улы.

Кече һәм урта эшмәкәрләр саны арткан

Икътисад бүлеге башлыгы Елена Дудникова кече бизнеснең районның социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Агымдагы елның 1 гыйнварына барлыгы 1043 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты, 1446 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда бу 52гә күбрәк. Кече һәм урта бизнеста 8 меңнән артык кеше эшли, бу – райондагы барлык эшләүчеләрнең 52 проценты. Уртача хезмәт хакы 16 меңнән 30 мең сумга кадәр, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арасында иң зур өлешне (43 процент) сәүдә эшмәкәрлеге били.
Районда 158 сәүдә ноктасы, 22 җәмәгать туклану предприятиесе һәм 12 көнкүреш хезмәт күрсәтү объекты исәпләнә. Аграр секторда исә 95 авыл хуҗалыгы оешмасы, 23,5 мең шәхси хуҗалык и 79 фермер хуҗалыгы теркәлгән, алар районның авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бер өлешен җитештерәләр. 

Алдасаң – хосусыйлаштырмыйлар

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илгиз Вәлиев чыгышында дәүләт һәм муниципаль җир белән бәйле сорауларда аеруча сак булу, хокук бозуны булдырмау турында сүз барды. Гаризаны кабул итүдән башлап, җирне бүлеп бирү турындагы документны әзерләүгә кадәр бу сорауны юридик яктан тулысынча өйрәнергә, закон бозуны, коррупцияне булдырмаска кирәк. Җир бүлеп бирүне сорап язган гариза янына теркәлгән схемага караганда ук, еш кына әлеге участокның сусаклагыч зонада яисә урман массивына кергәнлеге ачыклана. Әлбәттә, «Халык кадастр палатасы» ресурсы барлыкка килү, ведомстволар арасында тыгыз эшчәнлек алып бару бүгенге көндә эшне җиңеләйтә. Җир бүлеп биргәнче палата урман хуҗалыгы министрлыгы, су ресурслары бүлеге белән берлектә эшли. Тикшерү максатыннан урыннарга да еш чыгалар. Мисал өчен, ферма төзелгән җир кишәрлеген хосусыйлаштыруны сорап гариза язганнар, ләкин урынга барып карагач ачыкланган – анда ферма бинасы юк, фундамент кына куелган, шуңа күрә гариза язучыга җирне хосусыйлаштырырга рөхсәт бирелмәгән. Шулай ук милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы күзәтчелек органнары кушуы буенча хокук бозуларны да туктата. Мәсәлән, халык арасында резонанс тудырган Аккош күле белән бәйле мәсьәлә буенча Тикшерү комитеты җирләрне кире кайтару турында карар кабул иткән. Бу күл янындагы җир кишәрлекләре «ГрадРесурс» оешмасыныкы булган. Бүгенге көндә ул дәүләткә кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев