Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр дәвам итә

Хәбәр иткәнебезчә, 12-13 октябрь көннәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм андый хәлләр була калганда аларның зыянын юкка чыгару буенча авыл җирлекләрендә өйрәнүләр барды. Бу көннәрдә районның төрле объектларында гадәттән тыш хәлләр булган очракка әзерлек чаралары гамәлгә ашырылды. Шундый чараларның чираттагысы Сосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексында узды. «Татарстан коммуналь...

Биредә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев җитәкчелегендәге эшче төркем аварияләрне ликвидацияләүдә катнашкан кешеләрне радиоактив нурланыштан яки башка зарарлы бактерияләрдән арындыру буенча спорт комплекста булдырылган пункт әзерлеген карады, тиешле таләпләр буенча өйрәтү-укыту алып барды. Махсус киемнәр, противогазлар кигән штаб әгъзалары зарарлану куркынычы булган кешеләрне тыштан ук кабул итеп, махсус аппаратлар белән зарарсызландыру процессын башкардылар, юыну, чиста киемнәр киенүне тәэмин иттеләр, соңыннан кыр кухнясында тукландыру оештырылышы күрсәтелде.

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган махсус документ бар. Ул - гражданлык өлкәсендә республикада башкарылырга тиешле төп чаралар планы. Әлеге документ нигезендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, килеп чыккан очракта аны ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, сулыкларда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүне тәртипкә салу буенча эшләү. Менә шушы план нигезендә без шәһәр-районнарның әзерлеген тикшерәбез, өйрәнүләр алып барабыз. Бүген шундый өйрәнүләр барышында без радиоактив нурланыш алу дәрәҗәсен тикшерү штабы әзерлеген карадык, санитар зарарсызландыру чаралары күрсәтелде. Әзерлекнең дәрәҗәсе югары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, бүгенге команда әзер дип әйтәсе килә, - диде Наил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев