Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда беренче тапкыр «Библиокөз» фестивале узды

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы - ел фасыллары алмашыну. Аларның да иң матуры - көз. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, көзге мул уңыш шатлык китерә. Урманнар аеруча хиссияти гүзәллеккә төренә. Нинди генә җете төсләр юк анда! Бакчаларда өлгергән төрле яшелчәләр - үзе бер дөнья. Нәкъ менә шушы мәлдә искиткеч күркәм,...

Табигый материаллардан эшләнгән «Көзге фантазияләр» бәйгесе күпме иҗади мөмкинлекләрне ачты. Һәр авыл җирлегеннән, балалар бакчаларыннан килгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән, көзге байлыклардан ясалган күргәзмәдәге күренешләр һәрберсе аерым игътибарга лаек иде. Үзе бер серле дөнья балкышы монда, килгән һәркем аны кызыксынып карады, һәркем үзенә кирәкле яңалыкны үзләштерде. Мин, мәсәлән, өрәңге яфракларыннан роза чәчәкләре ясарга өйрәндем.

Бу чараның максаты балаларда китап белән кызыксыну уяту, аларны туган якның әдәби мирасына якынайту, иҗатка сәләтле балаларны, үсмерләрне ачыклау, аларның талантларын үстерү өчен шартлар тудыру иде. Һәм бу максатка ирештек дип беләм, чөнки балаларның һәр чыгышы югары сәхнә әсәренә тиңләрлек иде.

Фестивальнең өч көнендә дә китапханәчеләребез зур активлык күрсәтте, кайберләре бөтенләй яңа яктан ачылды. Ни әйтсәң дә, сәләтле минем коллегаларым, дип куясың. Каләмгә алырлык яңалыклар да бар иде.

Беренче көнне Джанни Родариның әкият геройлары парады - дефиле булды. Балалар, әти-әниләре, китапханәче апалары белән бергәләп, әкият геройлары рәвешендә нинди генә киемнәр әзерләмәгәннәр! Һәр бала үзенең костюмын, подиумда йөргән кебек матур итеп, тамашачыларга тәкъдим итте, ә тамашачылар, үз чиратында, әкият геройларын алкышларга күмде. Иң матур, үзенчәлекле әзерләнгән костюмнар өчен диплом, бүләкләр дә тапшырылды.

Биклән авылы балалары «Чиполлиноның яңа маҗаралары» дигән спектакль күрсәттеләр. Күренеп тора: алар әлеге бәйгегә җитди әзерләнгәннәр. Әнә бит, истә калырлык образларны ничек гәүдәләндерделәр, һәрберсе, үз роленә туры китереп, костюмнар теккән. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык иде аларның уены. Тамашачы балаларны гына күр: күзләре ут яна, димәк, алар да битараф түгел сәхнәгә. Афәрин, бикләнлеләр!

Икенче көнне төрле яшьтәге балалар өчен мастер-класслар үткәрелде. Балалар, китапханәчеләр җитәкчелегендә, агач яфраклары, төсле кәгазьләрдән төрле әйберләр ясарга өйрәнде. Китапханәчеләребез арасында нинди генә талантлар юк, минут эчендә төрле бәйгеләргә җибәрерлек кул эшләре ясап, балаларны сөендерделәр. Аннары күңелле уеннар оештырылды.

Өченче көнне нәфис укулар бәйгесе үткәрелде. Балалар, чират торып, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр. Юкка гына «Һәр күңелдә шигырь уты бар» димиләр, көз темасына багышланган шигырь сөйләүчеләр арасында теле дә ачылып җитмәгән балалардан алып, өлкән яшьтәгеләр дә күп иде. Бу көнне «Көзге фантазияләр» кул эшләнмәләре һәм «Көзге вернисаж» рәсем бәйгесендә җиңүчеләр диплом һәм мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Ахырдан балалар, рәхәтләнеп, «Чиполлино маҗаралары» мультфильмын карадылар.

Фестиваль барышында көн саен көзге фотосессияләр үткәрелде. Балалар арасында, төрле уеннарда катнашып, барлык кунакларның күңелен күреп, Чиполлино белән Ябалак йөреп торды. Италия балалар язучысы Джанни Родариның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китаплар күргәзмәсе бик бай эчтәлекле иде, монда да кеше өзелеп тормады. Шунда ук яңа китаплар сату да оештырылган. Урамда яшелчә һәм җиләк-җимеш ярминкәләре гөрләде. Катнашучылар һәм китапханәчеләр һәр өч көндә дә төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр белән «Библиокөз» фестиваленә килүчеләрне каршы алдылар, көз байлыгыннан авыз иттерделәр. Ә өстәлдә нәрсәләр генә юк: тозланганы да, маринадланганы, пешереп алып килгәннәре дә. Кунак сыйларга оста шул минем халкым. Авыз итеп карап, ошаган яшелчә ризыгы рецептын алу мөмкинлеге дә бар иде.

Фестиваль тәмамлангач, көзге муллыктан әзерләнгән чәй өстәле янында китапханәчеләр үткәрелгән чарага анализ ясадылар, фикер уртаклаштылар.

- Рәхмәт сезгә, коллегаларым, «Китапханә көзе» фестивале, беренче тапкыр гына булса да, югары дәрәҗәдә үтте, - диде район китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Шакирова. - Балалар өчен чын фейерверк, өлкәннәр өчен истә калырлык вакыйга булды. Биредә үткәрелгән бәйгеләрдән һәркем үзенә кирәклесен күңеленә салгандыр. Әйдәгез, урыннарда да китап укытуның отышлы алымнарын кулланыйк. Акыл ияләре хак әйткән: китап бит ул - белем чишмәсе.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев