Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советы утырышы

Көн тәртибендә:

1. 2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап.
2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2018 елның 10 декабрендәге «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында» 29/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында.
3. 2019 елда Татарстан Республикасында һәм Тукай муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
4. Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында.
5. «2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасыныӊ үтәлеше турында. 
6. Тукай муниципаль районы Борды авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында.
8. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы терри-ториясендә муниципаль милектән һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләреннән һәм дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләттерүгә һәм исәптән төшерүгә өметсез дип тану тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында.
9. Тукай муниципаль районы Советының 2011 елның 27 декабрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе турында» 9/9 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
10. Тукай муниципаль районы җирле үзидарә депутатына, сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен җаваплылык чараларын (әгәр бу мәгълүматларны бозу җитди булмаса) куллану турында карар кабул итү тәртибе хакында.
11. «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» декретка кул куюныӊ 100 елллыгы турында.
Утырыш 2020 елның 10 июнендә 9.00 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев