Район халкы авыру балаларга ярдәм итә
Анжела Вавилова исемендәге фонд Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә хәйрия акциясе игълан итте. Тукай районы ЗАГСында өйләнешүче яшь парлар да онкологик авырулар белән көрәшүче балаларга матди ярдәм күрсәтә.
Йөрәк формасын хәтерләтүче савыт район хакимиятенең үзәк керү урынында тора. Бу гаилә коручылардан тыш, теләгән һәркем авыру балаларга акчалата ярдәм итә ала дигән сүз. Моның өчен бары тик башкалар бәласенә битараф калмаска кирәк. Чаллылылар әлеге хәйрия акциясен хуплый.
Резидә Әхмәтшина:
«Бик саваплы эш. Мәҗбүр итүчеләр юк бит. Күпме телисең, шул кадәр акча салырга була. Кечкенә генә булса да, авыруларга ярдәм итәргә мөмкин».
Николай һәм Светлана Семеновлар:
«Без узган елны өйләнештек. Ул вакытта ЗАГСта мондый хәйрия савыты торса, бер дә уйламыйча акча салыр идек. Безнең кунакларыбыз да читтә калмас иде».
Фонд Анжела Вавилова исемен юкка гына йөртми. 5 яшьлек кызчык 2003 елны кан яман шешеннән үлә. Моннан соң аның әти-әнисе Владимир һәм Марина Вавиловлар хәйрия фонды булдыралар. Гаилә Татарстанның онкологик авырулар белән көрәшүче балаларына ярдәм итү буенча эшчәнлек алып бара. Фонд туплаган акчалар кечкенә пациентларны тиешле дәрәҗәдәге медицина һәм социаль ярдәм белән тәэмин итүгә тотыла.
- Яхшы гамәл үрнәген тукайлыларга район башлыгы Васил Хаҗиев күрсәтте. Биредә никахларын теркәүче яшьләр, А. Вавилова фондына ярдәм итүдән баш тартмый. Савыт алар тарафыннан тула, - ди район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Райондашларыбыз ярдәме белән җыелган акчалар инде агымдагы ел азагында фондның исап-хисап счетына күчереләчәк.
Айгөл Юнысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев