Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр!

Яңа поселогы мәдәният йортында укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасы булды. Чарада Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясап, укытучылар һәм тәрбиячеләр хезмәтенә зур бәя бирде. Ул шәхес формалашуда педагогларның роле бәхәссез, дип билгеләп үтте.

– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән укытучылар һәм остазлар елы тәмамланды. Укытучы, мөгаллим хезмәте иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе буларак җәмгыятебездә югары иҗтимагый статуска ия. Укытучылар һәм тәрбиячеләр, сез Россия халкының гасырлар буе дәвам иткән горефга дәтләр ен нигез итеп, акыллы, тәрбияле, белемле кешеләрне җәмгыятьебез, илебез өчен әзерлисез. Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм, – диде муниципалитет җитәкчесе.

Аннары көчле алкышлар астында Фаил Мисбах улы районның иң яхшы педагогларын бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында-район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укуукыту буенча урынбасары Гүзәлия Хәбетдинова, Круглое Поле мәктәбенең физкультура укытучысы Любовь Гыйльманова, «Зәңгәр вагон» балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Гудакова, мөмкинлекләре чикле балалар өчен Теләнче-Тамак мәктәп-интернатының укытучы-дефектологы Эльвера Гайфуллина.

Сәхнәгә һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар күтәрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин укытучыларга дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Аларны котлаганда ул тантананы көчле рухлы кешеләр бәйрәме, дип атады.

Яшьләр килә юл бирегез

Тукай районында укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасының кульминациясе яшь педагогларның күңелгә үтеп керерлек чыгышлары булды. Шилнәбаш мәктәбенең география һәм инглиз теле укытучысы Евгений Жуков, Мәләкәс һәм Кече Шилнә мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары Эльвина Сәмигуллина һәм Фирүзә Насыйрова үзләренең остазлары: үрнәк булган, шәхесләрен формалаштыруда ярдәм итүчеләр турында сөйләделәр.

Залның көчле алкышлары астында сәхнәгә мәгариф хезмәт ветераннарын - ирлехатынлы парларны чакырдылар. Унбер парны хөрмәтләү өчен сәхнәгә район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева күтәрелде. Эльмира Робертовна хезмәттәшләре белән бергә укытучылар хезмәтенә б агышланган җырны башкарды, анда мондый сүзләр бар: «Укытучылар, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сезгә исәнлек һәм саулык телибез!».

Тантаналы кичә район укытучылары һәм тәрбиячеләре әзерләгән иҗат номерлары белән үрелеп барды.

Ландыш Сафина, район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия бүлеге буенча урынбасары:

– Узган ел илебезнең барлык мәгариф хезмәткәрләре өчен әһәмиятле булды. Без педагогларның эшенә билгеле бер анализ ясадык, яхшы нәтиҗәләр, никадәр дөрес хәрәкәт итүебезне күрсәтте, биремнәрне яңадан карап чыктык. 2023 елда яшь белгечләргә басым ясалды, без яңа педагоглар белән ешрак очраштык. Әйтергә кирәк, яшь укытучылар мәктәпләргә эшкә киләләр, әмма иң ышанычлылары, үз хезмәтен сөйгәннәре генә эшләп кала. Узган ел «Безнең яңа укытучыбыз» гранты яңартылды, анда районның өч педагогы җиңү яулады һәм алар ай саен хезмәт хакына өстәмә түләү ала. Укытучы елы тәмамланды, ләкин безнең өчен ул дәвам итә. Бүген бу матур залда бары тик нәтиҗәләрне билгеләү һәм алга бурычлар кую тантанасы үтә. Киләчәктә укытучылар өчен торак сатып алуда яки төзүдә ярдәм күрсәтү буенча берничә мәсьәлә каралыр, дип өметләнәбез, билгеле районыбызда моның өчен бер алшартлар бар инде.

Айсылу Галиуллина, Комсомол мәктәбе директоры:

– Бүген миңа «Яшь белгеч» күкрәк билгесе тапшырдылар. Мондый бүләк өчен бик рәхмәтле. Ул конкурсларда катнашу өчен стимул, үз һөнәре өчен горурлык бирә. Педагогик эшчәнлегемне бакчада тәрбияче буларак башладым, аннары 9 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем, узган ел ахырында миңа мәктәп директоры вазифасын ышанып тапшыралар. Мине хуплаган, ышаныч уяткан һәркемгә мин чын күңелдән рәхмәтлемен. Бүгенге тантананы оештыручыларга зур рәхмәт.

 Альберт Баһаутдинов, Боергән мәктәбенең физкультура һәм ОБЖ укытучысы:

– Берничә буын элек безнең нәселдә укытучылар бар иде. Дөресен генә әйткәндә, Мин укытучы булырмын дип уйламаган идем. Барысы да очраклы булды. Ләкин мин бер дә үкенмим. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, 7 ел Боерган мәктәбендә эшлим. Укытучылар һәм остазлар елы миңа бик күп эш һәм кызыклы тәэсирләр бирде. Фән укытучылары конкурсында өченче урынны алдым, бүген дҗ бүләкләндем.

Диана Гатауллина, Новотроицкое авылы:

– Мине бәйрәмгә чакырдылар, чәчәкләр һәм туган як турында китап бүләк иттеләр, бик күңелле. Хәзерге вакытта мин Чаллы педагогия университетында белем алам. Ике елдан соң физик культура һәм ОБЖ укытучысы булам, туган мәктәбемә кайтып, яраткан фәннәремне укытасым килә. Еш кына ирләр һөнәре дип аталган бу һөнәрне сайлауга минем укытучым, остазым Эльмира Ниловна йогынты ясады. Моның өчен мин аңа чын күңелдән рәхмәтле.

Татьяна Солдатова, Мәләкәс мәктәбенең математика укытучысы:

– Бүген бәйрәм кунакларын минем укучыларым вальс биеп каршы алдылар. Биюдә 20 бала һәм 4 пар педагог катнашты. Алар белән эшләү бер рәхәтлек иде. Әйе, мин математика укытучысы, гаҗәпләнмәгез. Әмма хореография белемем дә бар. Математика һәм мәдәният тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, балет артисты һәм педагог Николай Цскаридзе физика-математика мәктәбен тәмамлаган.

Бу ел минем өчен иҗади булды, «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында икенче урынны алдым.

Юрий Левашов, Борды авылы:

– Мин бәйрәмгә хатыным Елена Петровнаны котлар өчен чәчәк бәйләме белән килдем. Бүген аңа «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Район, республика җитәкчелеге аның хезмәтен күрүенә чын күңелдән шатмын. Бу җиңү- зур тырышлык, балаларны һәм үз предметын ярату белән бәйле. Минем 32 яшьлек тормыш иптәшем, туган мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укыта. Сүз уңаеннан, без беренче тапкыр Борды мәктәбенең беренче сыйныфында очраштык, шуннан бирле бергә. Ике улыбыз Дмитрий һәм Евгенийны тәрбияләдек, хәзер әниебез Елена Леонтьевнаны җылылык һәм игътибар белән уратып алдык, аңа 92 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев