Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. "Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел",...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте.
"Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел", - дип белдерде министр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.
"Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә", - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев