Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Бикмөхәммәтов: «Кешелек сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе белән эшлим»

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәүф Басыйровка һәм шушы көннәрдә РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Рафис Бикмөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.

Тукай районы ветеринария берләшмәсенә биш участок керә - Иске Абдул, Кнәз, Теләнче Тамак, Күзкәй һәм Түбән Суыксу участоклары. Берләшмәдә барлыгы 60 ветеринария хезмәткәре эшли. «Төп бурычыбыз - районны инфекцион авырулардан саклау. Бирегә маллардан һәм ит продуктлары аша йога торган авырулар керә», - ди районның баш ветеринары Рәүф Басыйров. Елына ике мәртәбә - язын һәм көзен профилактик чаралар, вакцинацияләү уздырыла. Шәхси хуҗалыктагы маллар да, район территориясендә урнашкан төрле предприятиеләрдәге маллар, ит продуктлары да берләшмә карамагында. Хәтта кыргый хайваннарга да профилактик чаралар уздырыла икән.

- Елына ике мәртәбә аучылар белән берлектә безнең табиблар урманнарга чыга. Котыру чиренә каршы ораль вакцинацияләү уздырабыз. Кыргый хайваннар исеннән табып ашар өчен балык калдыкларыннан ясалган алдавыч җим - приманкаларны төлке, бурсык, башка хайваннарның өннәре янында, чүплек тирәләрендә калдырабыз. Әлеге ризык эченә котыру чиренә каршы вакцина салынган капсула яшерелгән була, - дип сөйләде Рәүф Ягъфәрович.

Былтыр бер котыру чире очрагы булган, быел исә - әлегә юк. Ветеринарлар арасында да, гади халык арасында да борчу тудырган кош гриппына каршы да профилактик чаралар даими уздырыла. Шәхси хуҗалыклардагы 30 мең тавыкка әлеге авыруга каршы прививка ясалган. Шулай ук себер язвасы, котыру чиренә, туберкулез һәм башка бик күп авыруларга каршы төрле чаралар уздырыла. Йогышлы чирләр берләшмәнең шәхси лабораториясендә тикшерелә. Үлгән маллар бактериологик бүлеккә җибәрелә. Тукай районы берләшмәсенә районнан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Актаныштан да мөрәҗәгать итәләр. Һәр мал табибының шәхси номеры белән мөһере бар. Кешелек сәламәтлеге өчен үз җаваплылыгын тоеп, һәр табиб итләргә, продукциягә билге төшерә.

Берләшмәгә ел саен яшь белгечләр килә. Быел өч ветеринар - Нуриман Арысланов, Тимур Хәйдәров, Денис Даутов эшкә урнашкан. Алар барысы да «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендәге мал сую пунктына җибәрелгән. Бүгенге көндә район берләшмәсендә 6 шундый пункт бар, Теләнче Тамак белән Шөкрәле авылларында да быел яңа пунктлар төзелә башлады.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан рес-

публика күләмендә узган бәйрәм чарасында Иске Абдул авылында яшәүче Рафис Бикмөхәммәтов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 30 елдан артык шушы өлкәдә хезмәт итүче Рафис Нурмөхәммәтовичка бүгенге көндә 58 яшь. Хезмәтен ил дәрәҗәсендә хөрмәтләгәнен бик тыйнак кабул иткән. Газетага чыгудан да әүвәл аяк терәп каршы булды. Тик көндәлек тормышын хезмәттән тәм табуга, тырышып эшләүгә багышлаган кешене якташлары да белергә тиеш. Үз эшенең иң авыры дип ул инфекцион чирләр арасында эшләвен әйтте. Ә иң рәхәте - хезмәтеңне ярату, диде Рафис Бикмөхәммәтов. Хатыны Гүзәлия белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Илгиз Казан шәһәрендә заводта инженер булып эшли, кызлары Ләйсән - студент, ул да булачак инженер.

Кеше кай җире борчыганын әйтә белә, ә малларның авыруын ничек ачыклыйсыз, дигән сорауга Рафис Бикмөхәммәтов болай җавап бирде:

- Укыган белемем, җыйган тәҗрибәм һәм кешелек сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе белән эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев