Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәҗәб аеның фазыйләтләре

Бисмилләәһир – рахмәәниир - Рахиим.

«Рәҗәп ае – Аллаһның ае...» – дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм. Мөбарәк айның фазыйләтләре – өстенлекләре хакында район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән сөйләшәбез.

 – Әссәләмүгаләйкүм, үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәзрәт.  Рәҗәп – Аллаһның ае дип Раббыбыз Үзе әйткән. Ни өчен икән?

– Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне мөбарәк кичәләр белән бүләкләгән Аллаһы Тәбарәкә үә Тәгаләгә биниһая хәмед-сәна, шөкраналарыбыз булсын.  Безнең өчен һәр хәлебездә иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән  чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз, изге догаларыбыз булсын!

  – Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. Рәҗәб һәм Шәгъбән – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез. Бүгенге вәгазебез, ин шәә Аллаһ, Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре турында булачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд  салаллаһу галәйһи үә сәләм хәзрәтләре бер хәдистә болай дип әйткән: «Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае». Берәү  Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән сораган: «Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһ ае соң ул?” – дигән. Расүл әкрам галәйһиссәләм болай дип аңлаткан: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһ Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнарының кулларыннан коткарган».

 – Хәзрәт, бу  мөбарәк айда нинди эш-гамәлләр хуплана?

– Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдака бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку күркәм гамәл.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләре Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр». (Дәйләми.)

Бу кичәләрдә мөселманнар Раббыбыз һәм тормыш турында уйланалар, фикер йөртәләр, Коръәнне күп итеп укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ Тәгалә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакъланырга, изге ниятләребезне тормышка ашырырга, максатларыбызга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Бу кичәләргә игътибарлы булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиешбез.

 –  Белмәгзән кешеләр өчен аңлатып китегез әле, Җәүдәт хәзрәт нинди көн  ул Рәгаиб кичәсе?

 – Бу – сөекле Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. 

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул – Мигъраҗ кичәсе,  Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичтә була. Мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренең тормышында олы могҗиза булып санала.

Рәҗәб аеның 27 нче төнендә Рәсүлебез галәйһиссәләм Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Бу хакта Аллаһ Раббыбыз  «Исра» сүрәсенең 1 нче аятендә болай дип әйтә: «Үз колын бер төндә “Хәрам мәчете”ннән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән “Ерак мәчет”кә күчергән Затка дан! Ул чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче».

Риваятьләр буенча Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендәге Хәрам мәчете (“Изге мәчет” дигән сүз) ягъни Кәгъбәтулла янында йоклап яткан вакытта Җәбраил фәрештә «Борак» (мәгънәсе – “яшен тизлегендә оча торган”) дип аталган хайванга атланып килә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Борак белән яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Кодес шәһәрендәге (Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә күчә. Шунда Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләм башка пәйгамбәрләргә имам булып алгы сафта намаз укый. Шул рәвешле Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өч савыт китереп куялар: аларның берсендә – су, икенчесендә – сөт һәм өченчесендә – шәраб (хәмер) була. Аллаһның Рәсүле сөт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сайлавын күргәч: «Әй, Мөхәммәд, син һәм синең өммәтең дөрес юлда. Исерткеч эчү – хәрам!» – дип әйтеп җибәрә. Сөтнең ак төсе хакыйкатьнең, дөреслекнең, иминлекнең билгесе булып тора. Шуннан соң Аллаһ Тәгаләнең әмере килә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Җәбраил фәрештә белән күккә менәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм җиде кат күк аша үткәндә, аның һәр капусында үзенә кадәр Җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Идрис, Муса, Гайсә һәм Ибраһим (аларга Аллаһның сәламе ирешсә иде) белән очраша. Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә (Сидрә мәкам) кадәр генә бара ала. Шуңа җиткәч Җәбраил фәрештә: «Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк», – дип әйтә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сәфәрне үзе генә дәвам итә. Рәсүлебез  галәйһиссәләм Җәннәт белән Җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһ хозурына баргач: «Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт», – дип сәламли, ягъни тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да, фәкать Аллаһ өчен генә. Аллаһ Тәгалә: «Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ», – дип җавап бирә, ягъни: «Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!». Моңа каршы Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихиин», – ди, ягъни: «Сәлам безгә һәм Аллаһ Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын!». Шуннан соң фәрештәләр: «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә рәсүүлүһ» – дип шәһадәт кәлимәсен әйтәләр,  ягъни: «Чын күңелдән гуаһлык бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер иләһ юк, Мөхәммәд  галәйһиссәләм – аның колы һәм илчеседер».

Хөрмәтле мөселманнар! Бу сүзләрне без барыбыз да намазда, ягъни кагъдәдә «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһ Тәгаләнең, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис-шәрифтә: «Намаз – мөэминнең мигъраҗы», – дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олы бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһ Субхәнә үә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өч бүләк тапшыра:

  • Биш вакыт намаз фарыз кылына;
  • «Бәкарә» сүрәсенең ахыргы аятьләре бирелә (285-286нчы аятьләр);
  • Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни пәйгамбәребез галәйһиссәләм, Аллаһ рөхсәте белән, Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Аллаһ Тәгалә һәрберебезгә намазларыбызны вакытында, дөрес итеп һәм ихлас күңел белән укып, бу дөньяда һәм Ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсен. Әмин!

– Җәүдәт хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәте булсын. Вәгазь, нәсыйхәтләрегезне һәммәбезгә дә гамәлдә кулланып яшәргә язсын!                                                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев