Һәр өйдә булырга тиешле дарулар
Дөньяны коронавирус пандемиясе хәвефкә салган чорда һәркайсыбызның аптечкасында булырга тиешле дарулар исемлеге аталган. Табиблар киңәшенә без дә колак салыйк.
Табиблар әйтүенчә, һәр өйдә таҗлы вируска каршы көрәштә куллану өчен берничә дару булуы зарур. Алар табиблар килеп җиткәнче хәлегезне җиңеләйтергә ярдәм итәр.
Иң беренче чиратта аптечкада парацетамол, аспирин булырга тиеш. Алар югары тән температурасын төшерер өчен кирәк. Шулай ук вируслар үрчүенә киртә куючы ацикловир кирәк.
Пневмонияне дәвалауда кулланылучы антибиотик-макролитлар сатып алып кую да артык булмас, тик аларны табиб киңәшеннән соң, әгәр сезгә кирәк, дип әйтелсә генә эчә башлау дөрес.
Аш кайнату системасында һәм башка органнарда тайпылышлар килеп чыкмасын өчен лактобактерияләр һәм бифидобактерияләр булган дарулар да бу исемлектә бар.
Фото: sostav.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев