Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профилактик эшләр ел дәвамында бара

Әҗмәкәй авылыннан Равия Галимова газета аша район энергетикларына үз соравын җиткерде. Аның хатында түбәндәге юллар бар: «Кыш килеп, көннәр салкынайтуга 4-5 сәгатькә утны өзеп, профилактика үткәрергә дигән планны җәйдән уйлап куялармы икән алар? Нигә профилактика җәен үткәрелми? Яшь балалар, сәламәтлеге начар булганнар ничек түзәргә тиеш? Мәсәлән, 17 ноябрьдә Әҗмәкәйдә ут...

Әҗмәкәй авылыннан Равия Галимова газета аша район энергетикларына үз соравын җиткерде. Аның хатында түбәндәге юллар бар: «Кыш килеп, көннәр салкынайтуга 4-5 сәгатькә утны өзеп, профилактика үткәрергә дигән планны җәйдән уйлап куялармы икән алар? Нигә профилактика җәен үткәрелми? Яшь балалар, сәламәтлеге начар булганнар ничек түзәргә тиеш? Мәсәлән, 17 ноябрьдә Әҗмәкәйдә ут иртәнге 9да беткән иде, сәгать көндезге 1дә бирделәр». Сорауга җавап итеп, «Татэнергосбыт» АҖ филиалының Тукай районы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы башлыгы Иван Сойманов профилактик чараларның график буенча ел дәвамында барганлыгын билгеләп үтте. «Без бу максат өчен бер җирле пунктта елына 72 сәгатькә кадәр электр энергиясен өзеп торырга хокуклы. Ләкин бер өзү 24 сәгатьтән артмаска тиеш. Бу турыда ун көн алдан авыл җирлекләренә хәбәр ителә, алар халыкка мәгълүматны җиткерә. Шулай ук аварияләрне булдырмас өчен планнан тыш эшләр дә башкарыла. Әҗмәкәйдәге очрак та нәкъ шуның белән бәйле иде. Ул көнне авариядән саклану өчен электр линиясе төзекләндерелде», - дип җавап бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев