«Полюшко» ансамблен котларга иҗатташ дуслары җыелды
Круглое Поле поселогында урнашкан «Юность» күпфункцияле үзәктә «Полюшко» вокаль ансамбленең юбилей иҗат кичәсе булып үтте. 5 ел дәвамында Мәүлидә Игътисамова (ансамбль җитәкчесе), Зоя Халитова, Лариса Карнаухова һәм Любовь Маркова авыл халкын үз иҗатлары белән шатландырып торалар.
Ансамбльнең репертуары төрледән-төрле: халык, рус, татар һәм заманча эшкәртелгән мари җырлары. Артистларны Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә узган төрле чараларга чакыралар, шулай ук ансамльнең «Радуга» санаториендә һәм Чаллының «Родник» халыклар дуслыгы йортында узган чыгышлары бер тамашачыны да битараф калдырмый.
«Полюшко» кунакларны традиция буенча самавыр һәм бөккән белән каршы алды. Үзләренең хезмәттәшләрен тәбрикләү өчен Бәтке авылыннан «Ладушка» фольклор коллективы да килгән иде. Алар махсус юбилей кичәсенә багышлап язылган такмакларын башкардылар. Кече Шилнә авылыннан «Сударушка» фольклор ансамбле исә юбилярларны чын күңелдән башкарылган искиткеч матур җырлар белән котладылар. Әлеге кичәнең хөрмәтле кунаклары - Дени Абрамашвили җитәкчелегендә таулар халык ансамбле «Чаллы-Кавказ» булды. Әлеге ансамбль солистларының ялкынлы кавказ биюләре барлык залдагы тамашачыны дәртләндерде. Шулай ук «Полюшко»ны әлеге бәйрәм белән Юлия Галишина тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге бәйрәм дусларча җылы мохиттә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев