Питрау җәй алып килде. Көннәрнең ачылуын халык уңышка юрый
Питрау үтте - җәй үтте, диләр иде. Быел, киресенчә, җәй Питрауны көткән ахрысы. Кичә-бүген көн ачылып китте, киләсе атнага да синоптиклар уртача 25 градус җылылык вәгъдә итәләр. Ничек терлек азыгы әзерләргә белми интеккән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар бу көннәрдә бераз иркен сулады һәм кояш чыгып, туфрак бераз җилләүгә,...
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алырга ашыга. Урып-җыюга килгәндә, бөртеклеләрдән алар яхшы уңыш көтә, җыеп алырга көннәр генә булсын, диләр. Ә менә кукуруз, көнбагыш кебек җылы яратучы культуралар буенча югалту булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Яңгырлар гөмбәчеләр һәм җиләкчеләрнең дә «эш режимы»на үзгәрешләр кертте. Халык бүген урманда рәхәтләнеп гөмбә җыя, җир җиләге әле кызарырга да өлгерми.
Быелгы һава шартлары шәхси хуҗалыкларда ниндирәк борчулар тудырган, яшелчәсез-печәнсез калмауның алар нинди юлларын тапканнар? Шушы көннәрдә районның иң ерак авылларының берсе булган Боерганда булып, халык белән бераз шул турыда сөйләштек. Боерганда мал асрап көн күрүчеләр шактый. Кайбер авылларда инде көтүләр дә бетеп барганда, биредә дүртәр-бишәр баш мөгезле эре терлек тотучылар бар. Халык биредә пай җирләрен эшкәртеп печән әзерләргә тырыша. Без барган көнне дә авыл башындагы болында үз техникалары белән печән чабучы берничә кеше күренде. «Әле бүген генә чыктык. Үләне начар түгел, әлегә юеш кенә. Һава торышы яхшырыр, кибәр дип өметләнәбез. Көн булса, икенче катына да өлгерәбез әле, сентябрьдә дә чабарга була аны», - диделәр алар.
Нурания һәм Ришат Хәлимовлар да - мал, кош-корт асрап көн күрүче гаилә. Бүген ике сыерлары, дүрт үгезләре, бозаулары бар. Шуңа өстәп, 150 баш каз бәбкәсе алганнар. Аларның бөтенесенә дә азык әзерләргә кирәк. Гаилә башы Ришат бу көннәрдә болыннан кайтмый, печән әзерли. «Быел, мөгаен, үләнне бер мәртәбә генә җыя алырбыз. Шулай да үзебезнең малларга җитәчәк. Башка елларда артыгын сата идек», - ди Нурания бу уңайдан. Пай җирләренә быел беренче мәртәбә бодай чәчкәннәр, чөнки бөртек казларга ашатыр-
га әйбәт. Уңыш яхшы гына күренә, диләр хуҗалар. Күренеп тора, көннең бер генә сәгатен дә бушка уздырмыйлар. Шулай итмәсәң, кышка запассыз каласың. Балалары Гөлнара белән Тимерхан да эшләп үсәләр.
Бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерергә дә вакыт табалар Хәлимовлар. «Мин инде алай оста бакчачы түгел. Башка елны ничек булса, яшелчәләрне быел да шулай үстерәбез», - ди Нурания. Теплицадагы кыярларын инде ашыйлар, помидорлары үсеп килә, әле кызармаганнар. «Төннәрнең салкын булуы гына яшелчәләрнең үсүен тоткарлады, ә яңгырлар аркасында буразнага керә алмый интекмәдек. Бездә торфлы туфрак, шуңа бик тиз җилли», - ди хуҗабикә.
Шушы авылдан Илгизә һәм Зәки Шәйхуллиннар да, бәрәңгеләргә зыян юк, бүген чәчәк атып утыралар, диләр. Теплицада үстергән кыярларын инде май аеннан бирле ашыйлар икән. «Маллар өчен ел саен күпләп кабак утыртабыз. Быел бу культура үсә алмый интекте анысы», - диләр алар. Шулай ук бүген ике сыер, ике үгез, ике бозаулары бар. Гаилә башы Зәки үз техникасы белән көннәр буе басуда. Узган елларда 200 тонналап печән әзерли торган булганнар.
Берничә ел бәрәңге игү белән шөгыльләнүче Бордыбаш фермеры Илдар Әшрәфуллин яңгырларны бу культура өчен файдага гына дип саный, әле тагын яуса да комачауламаячак, ди ул бу җәһәттән. «Әлбәттә, бүген буразна аралары юеш, ләкин аның зыяны юк. Бәрәңге бүген чәчәк ата, бәрәңгеләнә. Һава торышына карап югалту булыр дип уйламыйм. Киресенчә, күбрәк уңыш көтәм», - дип фаразлый ул.
Аралашкан кешеләрнең барысы да, нинди генә культурадан булмасын, уңыш юрый. «Һава шартлары ел да бер төрле генә килми, шуңа күрә табигатькә яраклашырга кирәк. Авыл хуҗалыгы уңышы алу өчен яшелчә, җиләк-җимеш, басу культуралары үстерүнең мондый шартларга туры килә торган ысулларын өйрәнергә кирәк», - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев