Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспортны – Интернет аша

2016 елның 9 аенда район Эчке эшләр бүлегенең миграция пунктына дәүләт хезмәтләре алуга барысы 5478 кеше мөрәҗәгать иткән. Шул вакыт аралыгында гаризаларның нибары 4есе генә дәүләт хезмәтләре порталы аша кергән. Бу бик түбән күрсәткеч. Миграция пункты башлыгы Любовь Назаргалиева райондашларны электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакыра һәм аның өстенлекләрен билгеләп үтә.

Беренчедән, бу хезмәтләр түләүсез. Икенчедән, гаризаны бәйрәм яки ял көне булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди компьютердан, планшеттан, кәрәзле телефоннан бирергә була. Бары тик Интернет челтәре генә эшләсен. Өченчедән, өйдән чыгасы, чиратларда торасы, кабат-кабат миграция пунктына килеп йөрисе түгел.

Тору урыны буенча бирелгән электрон гаризалар өч көн эчендә карала. Аннары гражданин тиешле документлары белән миграция пунктына чакырыла. Паспортны алыштыру турындагы гариза 10 көн вакытта карала. Әзер документлар бер сәгать эчендә гражданинның кулына тапшырыла.

Электрон хезмәтләрдән бар кеше дә файдалана ала. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлү үтәргә кирәк. Әлбәттә, барлык райондашларның Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Андыйларны миграция пунктында махсус хезмәткәр терки.

Алия, Түбән Суыксу авылы:

«Без моннан бер ай элек яңа туган кызыбызны пропискага керттек. Гаризабызны 3 көн эчендә карадылар һәм, миграция пунктына баргач, документны бер сәгатьтән кулга тоттырдылар. Әлбәттә, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану күпкә уңайлы. Бала күтәреп, берничә мәртәбә паспорт өстәле юлын таптыйсы түгел. Киләчәктә дә электрон хезмәтләрдән файдалануны дәвам итәргә уйлыйм».

Дарья, Шилнәбаш авылы:

«Мин күптән түгел яңа паспорт алдым. Гариза бланкын тутырганда бераз төгәлсезлекләр ясаганмын. Миграция пункты хезмәткәрләре аны төзәтергә кушып хәбәр җибәрделәр. Документларны Интернет аша кабат җибәрдем. Бары тик паспорт әзер булгач кына миграция пунктына чакырдылар. Анда ярты сәгать эчендә яңа паспортны кулыма алдым. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтыннан даими файдаланам. Әле күптән түгел генә, мәсәлән, салымнарны шуннан түләдем. Чыннан да, вакытны да янга калдырырга ярдәм итә, гаризаны тәүлекнең үзеңә уңайлы вакытында юлларга, нинди җавап җибәргәннәрен карарга була».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев