Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасха бәйрәме белән!

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да чын йөрәктән нурлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христианнар бу көнне игелек, гаделлек, кешелеклелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның шушы матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге хисләр, мәхәббәт...

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Барчагызны да чын йөрәктән нурлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христианнар бу көнне игелек, гаделлек, кешелеклелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның шушы матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге хисләр, мәхәббәт һәм мәрхәмәт иңдерә. Иисус Христос та бер-береңә карата игелекле булырга өндәгән. Гомумән, христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләр, җылы багланышлар алга таба да җәмгыятебездә хезмәттәшлекне, үзара татулыкны үстерүгә зур этәргеч булсын.

Кадерле тукайлылар, өйләрегезгә бәхет һәм шатлык иңсен, гаиләләрегез имин булсын. Пасха бәйрәменең күтәренке рухы яңа уңышларга ирешүдә көч-дәрт өстәсен.

Сезгә һәм барча туганнарыгызга, якыннарыгызга сәламәтлек, муллык һәм җан тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пасха