Өстәмә компенсацияне ата-аналарның яртысы алачак
Районның социаль яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, баласын бакчага йөртүче 1500ләп ата-ананың 700дән артыгы, ягъни 50 процентка якыны, узган ел ахырына компенсация билгеләтүгә документ тапшырган. Шулай булгач, өстәмә компенсацияне хәзергә ата-аналарның яртысы гына алачак. Ә инде бер бала өчен түләгән акчаның 20 проценты, икенче балага түләгән акчаның 50 проценты, өченче балага...
Районның социаль яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, баласын бакчага йөртүче 1500ләп ата-ананың 700дән артыгы, ягъни 50 процентка якыны, узган ел ахырына компенсация билгеләтүгә документ тапшырган. Шулай булгач, өстәмә компенсацияне хәзергә ата-аналарның яртысы гына алачак. Ә инде бер бала өчен түләгән акчаның 20 проценты, икенче балага түләгән акчаның 50 проценты, өченче балага түләгән акчаның 70 проценты элеккечә үк барлык ата-аналарга кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев