Оста куллар гади бер күренештән дә әкият ясый ала
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлангычы белән, районда «Авыл яшьләр күзлегеннән» дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә хакимият бинасында бәйге җиңүчеләре бүләкләнде. Әлеге бәйгедә беренче урынны «Татарстан» совхозы поселогыннан Екатерина Куянова яулады, икенче урында Яңа поселогы кызы Сөмбел Хөсәенова калды, өченче урын исә Боерган авылыннан...
- Мин үзем шәһәр кызы, ләкин авылга еш кайтып йөрим. «Татарстан» совхозы поселогында минем туганнарым яши, үземнең дә балачагым шунда үтте, - дип сөйләп китте Екатерина Куянова. - Кечкенәдән үк авыл табигатенең, аның күренешләренең матурлыгына, гүзәллегенә сокланып үстем. Аның киң болын-кырлары, елга-күлләре, сандугачлар җыры, чишмәләре, каеннары, төз, җыйнак йортлары гына да ни тора бит! Мин авылга гашыйкмын. Үзем бер елга якын фотога төшерү белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башладым. Әлеге юнәлеш буенча мәктәп тә тәмамладым. Соңгы арада үземне фотоаппараттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул минем чын дустыма әверелде. Бәйгегә тәкъдим ителгән фотосурәтне мин Кнәз авылында төшердем. Алгы планда ак чәчәккә күмелгән шомырт, арткы планда агач кое төшерелгән. Минемчә, бу фотосурәт авылның асылын күрсәтә, - дип сөйләде Екатерина Куянова.
- Бер карасаң, хәзер һәммәбез дә фото ясый белә бит. Биш яшьлек бала да кесәсендәге телефонга бар дөньяны төшереп йөри, матур кадр алыр өчен, институтта укып кайтасы юк, бер төймәгә генә басасы, - дип фикерләре белән уртаклаша башлады Сөмбел Хөсәенова. - Әмма осталарча фотога төшерүче - ул бөек рәссам кебек һәр мизгелне күңел күзе аша үткәрергә тиеш. Чын фотографның үзенчәлеге шунда: ул башкаларга караганда дөньяга икенче күзлектән карый белергә тиеш. Оста фотограф булыр өчен, күпмедер дәрәҗәдә романтик та булырга кирәк, минемчә, - диде безгә Яңа поселогы кызы.
- Минем фотосурәт 2015 елның сентябрь аенда Чулман елгасы буенда төшерелгән. Бу фотосурәт минем өчен аеруча кадерле. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева «Күзкәем» җырына клип төшергәндә, миңа да әлеге матур чарада катнашырга туры килде. Әлеге клипта мин Инзилә Маннуровнаның үсмер чагын уйнадым. Бәйгегә җибәрелгән фотосурәтем дә шул вакытта төшерелде, - дип сөйләде Айсылу Гыйльфанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев