Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлыкчылык заводындагы шартлау буенча тикшерү дәвам итә

Эш урыннарында зыян күрү, үлем очраклары кимеми - республика күләмендә алынган саннар шуны күрсәтә. Безнең җирлектә дә хәл мактанырлык түгел: агымдагы елда район оешмаларында 15 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, эш урынында 4 кешенең гомере өзелгән. Зыян күрүнең 4 очрагы - авыр хәл, 7се җиңел дип бәяләнә.

Үлем очракларының 2се буенча зыян күрүчеләрнең гаиләләренә социаль иминиятләштерү фонды аша түләүләр башкарылачак, дип аңлатты район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстандагы төбәк бүлегенең 15нче санлы филиал директоры Фәрит Нәҗмиев. Кызганычка каршы, калган ике очракта хезмәткәрләр эш урынында тиешенчә теркәлмәгән булган, шул сәбәпле түләүләр каралмаган. Бүгенге көндә фонд аша райондагы 86 кешегә яисә аларның гаиләләренә төрле күләмдәге түләүләр ясала. Июль ахырында орлыкчылык заводында булган очрак шушы исемлеккә өстәлер, мөгаен, диде Фәрит Фәнтимер улы безгә. Биредә шартлау нәтиҗәсендә хезмәткәрнең гомере өзелде. Хәзер бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Эш урынындагы зыян күрү очрагының соңгысы шушы көннәрдә "Кама-Бекон" җәмгыятендә булган. Эш урыннарында зыян күрү, үлем очраклары буенча куркыныч статистиканы эш бирүчеләргә карата җәза, түләүләрне сизелерлек арттыру үзгәртә алыр дип саный билгечләр. Мондый закон проектлары инде дәүләт органнарына тикшерүгә кертелде. Алар буенча эш урынындагы үлем очрагы өчен зыян күрүчегә 1 миллион сумга кадәр түләү карала, дип белдерде Фәрит Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев