Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлык заводында бакча утырттылар

Биредә 1 гектар мәйданда барысы 950 төп чыршы, нарат, миләш һәм юкә үсентеләре утыртылды. Чарада заводның барлык хезмәткәрләре һәм белгечләре катнашты. Бу мәйданчык заводта эшләүчеләр өчен ял итү зонасы булачак.

Быелгы урып-җыю сезонында завод 57 мең тонна орлык материалы кабул итте. Ашлык яхшы сыйфат белән саклауга куелды. Хезмәт коллективы бу чорда бөтен тырышлыгын куеп эшләде, кабул итү тоткарлыксыз барды. Ашлык кабул итүне тәмамлау чарасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов һәм «Кама» агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов та катнашты. Алар җитештерү алдынгыларына, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар, дип хәбәр итте редакциябезгә орлык заводы җитәкчесе Айбулат Якупов.

P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев