Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җомга көнне кер юарга ярыймы?

"Якты юл" газетасы редакциясенә укучылардан төрле эчтәлектәге хатлар килә. Менә бу хатта Лилия исемле ханым Ислам диненә кагылышлы сорау бирә. Дөрес җавап белән башка укучыларны да таныштыру максатыннан, без аны Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка юлладык. "Исәнмесез, дин белгечләренә шундый соравым бар. Җомга көнне кер юарга ярамый, диләр. Ислам...

"Якты юл" газетасы редакциясенә укучылардан төрле эчтәлектәге хатлар килә. Менә бу хатта Лилия исемле ханым Ислам диненә кагылышлы сорау бирә. Дөрес җавап белән башка укучыларны да таныштыру максатыннан, без аны Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка юлладык.

"Исәнмесез, дин белгечләренә шундый соравым бар. Җомга көнне кер юарга ярамый, диләр. Ислам дине моны чыннан да тыямы? Әгәр шулай булса, моның сәбәпләрен аңлатсагыз иде."

Җавап:

"Әлбәттә, бу дөрес түгел, кемнеңдер уйлап чыгарган уйдырмасы гына. Аллаһы Раббыбыз Корьәни кәримдә әйтә: "9. Әй иман китергән адәмнәр! Җомга көнендә җомга намазы өчен азан әйтелгәч, сату-алуны туктатып торыгыз.

Җомга намазының, хөтбәсенең файдасы: Аллаһыны зекер итү, Аллаһының фәрманын һәм һәртөрле гыйбрәтле һәм хикмәтле сүзләр сөйләү, Аллаһының кодрәтен һәм кодрәтенең олуглыгын белдерә торган сүзләрне, вәгазьләрне уйлану һәм берәү сөйләп, башкаларның исләренә төшерү һәм фикерләрен уяту. Җомга көн җомга вакыты керүгә, һәркем атналык зур бер җыелышка килсен. Анда имам мөнбәрдән төрле файдалы вәгазьләрне халык аңлый торган ачык телдә сөйләсен. Бу азан булгач, сәүдәне калдырып торып намазга бару яхшырак, әгәр сез белсәгез.

10. Җомга намазы беткәч, сез, әй мөэминнәр, җир йөзенә таралыгыз, Аллаһының нигъмәте булган төрле һөнәр һәм кәсепләрегез белән мал табыгыз. Җомга намазлары Аллаһыны зекер итү өчен булса да, Аллаһыны зекер итүне, файдалы вәгазьләрне җомга көннәрендә генә кылмагыз".

Менә шушы аяттән аңлашылганча, җомга көнне һәр төрле эшне эшләргә була, бары тик ир затлар өчен җомга вакытында намазга бару фарыз булыр.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сезнең дә Ислам диненә кагылышлы сорауларыгыз булса, һич икеләнмичә, аларны газетага юллый аласыз, без сезне һәр җомга саен дөрес мәгълүмат белән таныштырырга тырышырбыз. Электрон почта адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев