Олы Шилнәдә яшәүче ир-ат өендә янгын чыгарган һәм качкан
Узган шимбә көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Зур Шилнә авылында Титов урымындагы бер йортта ут чыгуы турында хәбәр алалар. Бәхетсезлек булган йортның күршесендә яшәүче хатын-кызның сөйләвенә караганда, бу өйдә 39 яшьлек ир-ат ялгызы гына яшәгән, спиртлы эчемлекләр дә кулланырга яраткан. Моңа кадәр әнисен һәм хатыны белән баласын өеннән куып чыгарган...
Узган шимбә көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Зур Шилнә авылында Титов урымындагы бер йортта ут чыгуы турында хәбәр алалар. Бәхетсезлек булган йортның күршесендә яшәүче хатын-кызның сөйләвенә караганда, бу өйдә 39 яшьлек ир-ат ялгызы гына яшәгән, спиртлы эчемлекләр дә кулланырга яраткан. Моңа кадәр әнисен һәм хатыны белән баласын өеннән куып чыгарган булган. Ул көнне ир-ат иртәнге сәгать алтыда гына өенә кайтып, күршесенә калдырып торган ачкычын алган. Өендә җылыту системасы төзек булмау сәбәпле, хуҗа гадәттә кухняда газ конфоркасын кушып куя торган булган. Бу юлы да шулай эшләгәндер дип фаразлана. Сәгать сигезләрдә күрше апа ир-атның өеннән төтен чыкканын күргән һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев