Олы Шилнәдән Елизавета Хәбибуллина яңа сорт яшелчә китереп чыгарган
Өстә помидор, аста бәрәңге белән тулы гибрид куагын район башлыгы Васил Хаҗиев белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов та гаҗәпләнеп карады. Шунда ук бу гибридка «Картомат» дип исем дә куштылар. Мин, әлбәттә, әлеге искитмәле гибридны үстергән кызчык - Елизавета белән сөйләшеп алырга булдым.
- Үткән елда телевизордан инглиз фирмасының «Томтато» дип исемләнгән бәрәңге һәм помидор гибридын үстерүен карадым. Бик кызыксындырды. «Алар үстерә алгач, без алардан бер дә ким түгел, тырышып карарга гына кирәк», - дип уйладым. Иң беренче булып, помидор һәм бәрәңге үрентеләрен үстердем, - дип башлады сүзен кечкенә әңгәмәдәшем. - Апрель аенда бәрәңгенең бер генә ботагын калдырып, калганнарын алып ташладым. Помидорның һәм бәрәңгенең кәүсәләренә кыек кисемтеләр ясадым. Ниятем - әлеге үсемлекләрнең өлешләрен берләштерү. Әлеге ысул вегетатив үрчүгә китерәчәк. Үрентеләрне, корыганчы, тиз арада берләштердем, целлофан пакет кигереп, таякка бәйләп куйдым. Караңгы урынга куелган үрентеләрнең яфракларына көн саен су бөркедем. Селекция өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе булмау сәбәпле, ялганган үсемлекләрнең бишеннән берсе генә исән калды. 2 атна үтүгә, мин бәрәңгенең өстен, ә помидорның тамырын кистем. Помидор куагы әлеге гамәлләрдән соң шиңде, әмма берничә көн рәттән су бөркегәннән соң, ул тулысынча аякка басты. Калган өч атна дәвамында әлеге гибридны мин өйдә, аннары верандада тоттым. Май ае азагында гибридны помидорлар түтәленә утырттым һәм җәй буе гади помидорларны караган кебек карап үстердем: артык ботакларын сындырдым, дым саклансын өчен, туфракка мүлчә куйдым, куакларны таякка бәйләдем. Гади помидор куаклары 26 июльдә уңыш бирә башласа, гибридтан беренче уңыш 6 августта өлгерде. Уртача алганда, гади помидорның «Финик желтый» сортыннан атнага 1 килограмм уңыш җыйдым, гибрид исә 900 грамм уңыш бирде. Бүгенге көндә гади помидор куагы уңыш бирүне тулысынча тәмамлады һәм шиңә бара, ә гибрид куагы помидор белән тулып утыра. Шулай ук әлеге куактан мин, аз күләмдә булса да, бәрәңге дә ала алдым. Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: әлеге тәҗрибә бик уңышлы килеп чыкты. Район күләмендә әлеге эксперимент яхшы нәтиҗәләргә китерә алыр иде дип уйлыйм, - дип сөйләде Елизавета Хәбибуллина.
Чынлап та, әлеге гибрид барлык кешене дә таң калдырды. Үсеп килүче буынның яңа ачыш ясауга омтылуы бик сөендерде.
P. S. Елизавета Хәбибуллинаның картомат гибридын ничек үстерүе, аны ни рәвешле каравы турында видеоны, шулай ук күп кенә кызыклы фотоларны «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев