Өлкәннәр декадасы кысаларында сугыш ветеранын котладылар
Район башлыгы Камил Нәҗмиев Бөек Ватан сугышы ветеранын өлкәннәр декадасы белән тәбрикләде.
Калмаш авылында яшәүче, зур ихтирамга лаек, районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт абый Әхмәтнәҗипов белән күреште. Бәйрәм белән котлады һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка сугыш башланганда 15 яшь була. Ул вакытта Шәүкәт колхозда эшли. Иң беренче булып сугышка абыйсы Өлфәтне алып китәләр. Аның Белоруссиядә үлеп калуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Шәүкәтне исә армиягә 18 яше тулгач чакыралар. Сугышта Шәүкәт Ерак Көнчыгыш фронтына эләгә. Пулеметчы буларак, Япония белән сугышта катнаша, Маньчжурияне азат итә, Харбин шәһәрендәге каты сугышларда була. Сугыш тәмамлангач тагын биш ел Владивостокта хезмәт итә.
Кайткач егет фермада да эшли, тракторга да утыра. 1953 елда Мәргүбә исемле кыз белән гаилә төзиләр, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.
Шәүкәт Әхмәтнәҗипов «Японияне җиңгән өчен», Жуков медальләре иясе.
Тулырак: https://tukai-rt.ru/news/bek-ine-75-ellygyna/rkhmt-sezg-veterannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев