Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйгә кайткан сыман булдык

21-25 ноябрь көннәрендә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасары Рөстәм Закиров махсус хәрби операция зонасына эшлекле сәфәр белән бардылар. Әлеге сәяхәтнең максатлары, нәтиҗәләре, ирегетләребезнең кәефләре, ярдәм итүне оештыру буенча җитәкчелекнең алдагы планнары турында без Фаил Мисбах улы белән аның районга кайтуыннан соң сөйләшеп алдык.

Барырга кирәк, күрергә кирәк. Егетләр көтеп торалар

«Өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк Тукай районы алгы сызыкта булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Гади авыл кешеләре, җирле эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, бер йодрык сыман берләшеп, ир-егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән мөмкин булганын да, булмаганын да эшләде. Махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә бар кирәк әйберләре булсын, мохтаҗлык сизмәсеннәр дип, районнан аларга азык-төлеген, кием-салымын, хәрби кирәк-яракларны да җибәрделәр. Моның һәммәсе ирегетләребезгә ярдәм генә түгел, ә район халкының үз улларын кайгыртуы, аларга теләктәшлек күрсәтеп, туган җирләренә әйләнеп кайтуларын теләү билгесе дә иде.

Бу юлы да без хәрби зонага бөтен район белән җыептуплаган гуманитар ярдәмне илтә бардык. Волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән бергә күп итеп азык-төлек, дарулар, кием, махсус хәрби җиһазлар төягән өч машинада: «Урал», «УАЗ», «Ока» автомобилләрендә юлга чыктык. Бу вакытта мин үземнең армия хезмәтендә булган чакларымны, ничек сөенеп өйдән хат алып укыганнарны, әнинең җылы куллары белән авыл кешесе өчен гадәти булган әйберләр, тәм-томнар салынган посылкаларны, сөенечле мизгелләрне җылы хисләр белән искә алдым. Бүгенге көндә хәрбиләр кием, туклану белән яхшы тәэмин ителгән. Шулай да, туган яктан килгән ярдәмне алар бик сөенеп, көтеп каршы алалар. Чөнки, мондый «күчтәнәчләр» бик мөһим һәм кирәк», – дип кичерешләре белән уртаклашты район башлыгы.

Волонтерларның хезмәтенә бәяне биреп бетергесез

«Дөресен генә әйткәндә, әлеге сәфәребез волонтерларның ярдәменнән башка барып чыкмас иде. Бу Бәткедән Александр Конюхов, Анастасия Савельева, Суровка авылыннан Алмаз Нургалиев, Новотроицкийдан Илназ Вилданов, Круглое Поле поселогыннан Эльвира Нафикова. Күз алдына гына китерегез: үзләренең шәхси машиналарында алар 10 мең километрлык юл арасын узалар! Һәм бу бит начар юлдан, шартлаулар астында...

«Күнегеп беттем инде, үз гомерем өчен үзем генә җавап бирәм. Ә менә пулялар сызгырып очкан чакта район башлыгын йөртү – бик зур җаваплылык», – дип әйтте соңыннан волонтерлар. Безнең Рөстәм Илдусович белән гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүчеләр таныклыгы бар иде. Хәрби операция зонасына килгәнебез хакында күпләр без кайтып киткәч кенә белеп алганнар. Алар гаҗәпләнгәннәр, рәхмәтләр әйткәннәр. Бу хакта соңрак хәрбиләр социаль челтәрләрдә язып чыктылар»,– дип сөйләде җитәкче.

Туган якның кадерле бүләге

Ир-егетләребезгә иң беренче чиратта туган яктан нәрсәләр алып бардылар? Ул машиналарда нинди груз иде?

«Иң элек безнең өчен хәрбиләребезнең куркынычсызлыгы мөһим. Шуңа күрә, алып барган әйберләр арасында дроннарга каршы мылтыклар, 100 комплект уңайлы сезонара махсус кием бар иде. Мондый кием алар өчен бик кирәк. Чөнки солдатлар кигән бронежилетларның авырлыгы 11 килограмм. Аңардан кала коралны, боеприпасларны да күтәреп йөртәсе бар... Махсус хәрби операция зонасында бик кирәкле булган шуруповерт, компрессорлы гайковертлар, юынгычлар, эретеп-ябыштыру аппаратлары, маскалар, электродлар, трослар, маскировка челтәрләре кебек инструментлар һәм җиһазлар бик урынлы булды.

Солдат егетләребез сөенеп, өй токмачы, коры ашлар, үлән чәйләре тутырылган тартмаларны машинадан чыгарышырга ярдәм иттеләр. Минем үземә дә коры борщтан авыз итәргә туры килде. Бик тәмле ул. Аңа тушенка да кушсаң – телеңне йотарлык. Ничек кенә булмасын, моның һәммәсе дә туган йортларыннан еракта булган ир-егетләребез өчен туган якның, туган җирнең күңелгә якын булган бер бүләге», – дип билгеләп үтте Фаил Мисбах улы.

«Беренче эш итеп район башлыгына керәм»

 Тукай районы делигациясе якташлар хезмәт иткән урыннарга барып, адреслы посылкалар һәм җиһазлар тапшырды. Район башлыгы волонтерлар белән бергә Волновахада, Донецкта, Авдеевкада, Макеевкада һәм башка торак пунктларында булган.

«Дед» позывнойлы хәрбигә хәләл җефете җылы әйберләр, күчтәнәчләр җибәргән. Аларны аңа шәхсән кулына илтеп тапшырдылар. «Туган якка кайткач, беренче эш итеп Сезнең янга кереп чыгачакмын»,– дип сүз бирде җитәкчегә олы яштәге солдат. «Алдан сөйләшеп куелган очрашуга солдатларның берсе бик озак чыкмый торды. Без килгән мәлдә ул сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан икән һәм шалтыратып элемтәгә кергәндә без инде кайтыр юлга чыгып, шактый юл узган идек инде. Шулай да машинаны кире борып, бу егет белән дә күрешергә хәл кылдык. Чынлап әйткәндә, мондый очрашулар бик кадерле. Хәрбиләргә ярдәм җыярга, тупларга ярдәм иткән, бу эшкә катнашы булган һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Волонтерларыбыз кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр өчен мөһим белемнәргә, тәҗрибәгә ия. Алар гуманитар ярдәм илтү белән генә чикләнеп калмый, булган җиһазларны камилләштерү, аптечкаларның эчлеген яхшырту белән дә шөгыльләнәләр. Әйтик, волонтерлар канны туктатучы жгутның фиксаторын озаграк хезмәт итә торганына алыштырганнар. Һәм мондый мисаллар бихисап», – дип азсызыклады Фаил Камаев.

Мунчасы да булыр

Районыбыздан хезмәт итүче хәрбиләребезгә алга таба да ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды Фаил Мисбах улы. Район җитәкчелегенең планында эшмәкәрләр, иганәчеләр, битараф булмаган тукайлылар ярдәме белән махсус операция зонасына берничә берәмлек техника юнәлтү. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, елның әлеге вакытында алгы сызыкта батарейлы аяк киеме табаннары, шулай ук шокка каршы, авыртуны яхшы баса торган препаратлардан торган аптечкалар кирәк.

«Икенче тапкыр гуманитар йөк белән берничә күчмә мунча да җибәрергә ниятләп торабыз. Безнең тукайлылар илебез чиген саклаучыларга бик теләп һәм актив рәвештә ярдәм күрсәтә. Һәр авыл кешесе уртак эшкә үзеннән дә өлеш кертергә тырыша. Яу кырында булган егетләребез әлеге ярдәмне бик сөенеп кабул итәләр. Аларның кәефләре дә көр – төшенкелеккә бирелмиләр. Аннары, без аларның һәркайсы белән сөйләшеп, гаиләләренә нинди ярдәм кирәк булуы турында да кызыксындык. Утын белән ярдәм итү, балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләләрен игътибарга алдык. Аралашу вакытында күңел йомшарткыч мизгелләр шактый булды. Миңа Актаныш мәктәбе укучысына грамота тапшырганымны сурәтләгән иске фоторәсем күрсәттеләр. Баксаң, янымдагы солдат шул малай булып чыкты. Аны махсус хәрби операциягә Бәтке авылыннан мобилизацияләгәннәр. Әлеге егет районыбыз әниләренә бик матур, күңелләрне тибрәтерлек видеокотлау да җибәрде. Без шул котлауны исән-имин алып кайтып җиткердек», – диде район башлыгы.

«Сугышсыз дөнья буламы?»

Фаил Мисбах улы Татарстаннан килгән хәрбиләрнең ничек итеп Донецк халык республикасының торак пунктларының берсендә каен аллеясы утыртуларын, һәйкәл урнаштырганнарын, җирле клубта хәрби дан музее оештырганнары турында да сөйләп китте. Анда алар зур күләмдә экспонатлар урнаштырганнар. Хәтта дин почмагы да бар. Район башлыгы егетләргә Тукай районы мөхтәсибәте һәм җирле епархия бүләккә дин китапларын җибәрерләр дип ышандырды. Фаил Камаев сөйләвенчә, махсус хәрби операция зонасында булган чакта алар Тукай районы тарафыннан ярдәм күрсәтелүче хастаханәдә яшәгәннәр.

«Менә күз алдына гына китерегез, иске хастаханә бинасы. Аның түбәсе шифер белән ябылган. Уңайлыклардан бары тик салкын су гына бар. Анысы да вакыты-вакыты белән генә бирелә. Ләкин шуңа да кармастан, беркем зарланмый. Ничектер хастаханәнең хуҗалык эшләре мөдире белән сөйләшеп киттек. Бу ирдән тугыз яшьлек улы: «Әти, ә сугышсыз гына дөнья буламы?» – дип сораган. Чөнки аның бар тормышы шартлаулар һәм ату тавышлары астында үтә. Дөньяларның тыныч булуын теләгән сабыйның сүзләре йөрәкләрне телгәли һәм безне дөрес юнәлештә баруыбызга ышандыра», – диде Фаил Мисбах улы.

Сүз уңаеннан, янәдән берләштерелгән республикаларда яшәүчеләр җирле халыкка да, хәрби операция зонасына да иң күп ярдәм нәкъ менә Татарстаннан килә дип билгеләп үтә.

«Районыбыздан булган хәрбиләрнең күбесе минем белән тыгыз элемтәдә булып, аралашып торабыз. Мин аларның Ватанга тугрылыклары өчен, хезмәтләре өчен нык рәхмәтле. Без алар белән горурланабыз. Әлеге вакытта исә яңа гуманитар йөкне җибәрү өстендә эшлибез. Тукай халкы бар республика белән бергә әлеге юнәлештә актив, мөһим эш башкара. Бөек Ватан сугышы вакытындагы лозунгны хәтерлисезме? «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!». Минемчә, ул бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмады. Махсус операция зонасыннан кайтканнан соң шуны әйтәсем килә: булганның кадерен белегез. Анда тормыш башкачарак кабул ителә», – дип йомгак ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев