Өч гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырдылар
Күптән түгел Яр Чаллыда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар. Анда безнең районнан да өч гаилә бар иде. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле - 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында 2035 ана сертификаты бирелде, шуларның 1813ен гаиләләр төрле максатларга файдаланды. 2015 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 453,026 мең сум тәшкил...
Күптән түгел Яр Чаллыда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар. Анда безнең районнан да өч гаилә бар иде.
Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле - 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында 2035 ана сертификаты бирелде, шуларның 1813ен гаиләләр төрле максатларга файдаланды. 2015 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 453,026 мең сум тәшкил итә. Сертификаттагы акчалардан файдалану вакыты чикләнмәгән, дип хәбәр итә Пенсия фонды бүлеге.
3 декабрь көнне РФ Федераль җыенына мөрәҗәгатендә Президент Владимир Путин ана капиталы программасын озайтырга кирәклеге турында әйткән иде. Бу атнада программаны озайту турындагы закон проекты РФ Хөкүмәтенә керде. Төзәтүләр гамәлгә кергән очракта ана капиталы 2018 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче булып яки аннан соң балалар, шулай ук уллыкка алынган балалар өчен биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев