Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләре – шәфкать

Социаль хезмәткәрләр – күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче хезмәт ияләре. Әле чагыштырмача яшь булган бу истәлекле көннең мөһимлеген яше түгел, ә өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек ярдәм күрсәтү билгели. Бүгенге көндә районда «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге уңышлы эшләп килә. 

Үзәк белән бүген Ландыш Бариева җитәкчелек итә. «Эшебездә иң мөһиме – халыкка хезмәт итү, аларга шәфкатьле мөнәсәбәт, игелек кылу. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы,  мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу кирәк. Социаль өлкәдә эшләүнең бетмәс-төкәнмәс энергия, көч, сабырлык соравын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Мөгаен, башкача була да алмый торгандыр, – ди Ландыш Бариева. 
Үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлова: «Бүген социаль хезмәткәрнең эше бик кирәкле дип саныйм. Районның ялгыз яшәүче өлкәннәре, инвалидлары караулы. Бүгенге көндә 221 өлкән кешегә 39 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Алар пешекче дә, медик та, артист та, кирәк булганда кешенең күңел халәтен аңлый белүче психолог та».
Хезмәткә яраклы яшьтәге, урта һөнәри белемле, урта гомуми белемле, сәламәт кеше социаль хезмәткәр вазифасына билгеләнә ала. Социаль хезмәткәр булып эшкә урнашучы кеше хөкемгә тартылмаган һәм сабыр холыклы булырга тиеш. Ярдәмгә мохтаҗ кешенең якын туганнары – тормыш иптәше, балалары, оныклары аны караучы итеп билгеләнә алмый. Кемгәдер кибеттән кирәк-ярак алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, өй җыештыру да җитәргә мөмкин. Моннан чыгып, социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасы төзелә. Социаль хезмәткәрнең өлкән кешенең өенә атнага ничә тапкыр киләчәге һәм нинди эшләр башкарачагы пенсионер яки инвалидның ни дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ булуыннан чыгып билгеләнә. Социаль хезмәтләр, өлкән яки инвалид кешенең кеременнән чыгып, түләүле, өлешчә түләүле һәм бушлай күрсәтелә. Ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, айлык керемнәре яшәү минимумының 1,5 күләменнән түбән булучылар өчен хезмәтләр түләүсез була. Махсус әзерлек дигән әйбер дә бар. Социаль хезмәткәр, медик килгәнче, үз карамагындагы кешегә беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш.
Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе кызлары иңендә авыр хезмәт. Әлеге категория гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар белән эшләү җиңелләрдән түгел. Шуңа да гаилә проблемаларын хәл итүдә әлеге бүлекчәне ашыгыч ярдәмгә тиңләп була. Белгечләрнең, психологларның, социаль педагогларның мәктәпләрдә еш булуы, үзәктә урнашкан сенсор бүлмәсенең даими эшләве бу юнәлештә зур ярдәмнәрдән санала. Бүлекчә кызлары волонтерлык эшендә башлап йөрүчеләрдән, төрле акцияләр, бәйгеләр үткәрүдә дә төп оештыручылар, – ди мөдир эшләрен вакытлыча башкаручы Римма Шакирова.
«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелеге барлык социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлый. Киләчәктә дә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булып калуларын, мактау һәм рәхмәт сүзләрен генә ишетүләрен, сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар тели. Белемегез, тәҗрибәгез, эш сөюегез, күңел җылыгыз алга таба да кешеләргә файда китерсен.

/ Фото «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев