Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнкәебезнең ягымлы куллары кагылуга, бөтен кайгыларыбыз югала

Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Балаларына җан биреп кенә калмыйча, сау-сәламәт үстерү, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның иң зур батырлыгы. Калмаш авылында гомер итүче әнкәем Мәмдүдә Хәмәт кызы Галимуллина 28 яшендә 3 бала белән тол кала, ир җигелеп тартасы дөньяны ул...

И-и, үсеп, аң керә башлаганга кадәр ул безнең ясаган шуклыкларыбыз...

Өйне пыр туздырып качышлы-куышлы уйнаучылар да, эткәләшеп-төрткәләшеп елашучылар да, бер-беребезне әләкләшүчеләр дә, кирәкмәгәндә туктаусыз көлешүчеләр дә идек шул без кечкенә вакытта. Савыт-саба бик тиз ватыла, әнкәй тегеп кигезгән өр-яңа күлмәкләр көнендә үк ертыла иде. Өйдә өстәлдә торган радиоланың шырпы белән яктыртып эчендәге сөйләүче кешесен карасы идек тә, чүпрәк-сеткасы янып китте. Янгын ук чыкмады, әмма радиола да кабат сөйләмәде.

Әтинең өр-яңа яшел төстәге ялтырап торган гармуны бар иде. Без көннәр буе чиратлап кычкырта-кычкырта өстерәп йөреп ватып бетердек. Әни бәлки берәрсе уйнарга өйрәнер дип уйлагандыр да, булмады, андый сәләт беребезгә дә күчмәгән булды.

Шулай бер елны тана бозавыбызны сөзешергә өйрәттек. Бозавыбыз кечкенә вакытта безне сөзә, егыла идек, көлешә идек. Ишек алдына чыккач та йөгереп кача, коймага үрмәләп менеп китә идек. Ә көтүгә куа башлагач, урамыбыздагы Нәкыя апаны сөзеп аунаткан иде. Җәрәхәте булса да, Нәкыя апа гауга чыгарып йөрмәде, күрәсең, безнең сабыйлык шаяруыбыз-ялгышуыбыз икәнен аңлагандыр. Әнигә танабызны очсыз гына бәягә сугым өчен сатарга туры килде. Мәктәпкә укырга кергәч абый хәрефләрне авыр өйрәнде. Әнкәй аны кат-кат укытып бик интекте. Ә мин шунда бик тиз өйрәнә алдым. Китапка кызыксынуны арттыру өчен кичләрен әнкәй китапханәдән китаплар алып кайтып кычкырып укый башлады. Аннары чиратлашып без дә кушылдык. Безне, кич утырырга кергән, оекбаш бәйләүче апалар да тыңлый, аннары бергәләп чәй эчкәндә, укыган әсәр турында фикер алышалар иде. Әнкәебез безгә әни дә, әти дә булды. Кеше әйберенә кызыгып сораусыз тимәсеннәр өчен булса кирәк, Тарас Бульба сүзләрен дә еш кабатлады. Без тәртипле, иманлы һәм тәрбияле булсын өчен күп көч куйды.

Укытучыларга зур хөрмәт белән карады әнкәй. Мәктәпкә килеп дәресләргә кереп утыра, безнең дәрестә ничек җавап бирүебезне тыңлый, дәфтәрләребезне башкаларныкы белән чагыштыра, укытучылардан киңәшләр сорый иде. Мин 22 яшемә кадәр укыдым да, институт бетергән җәйне үк тормышка чыктым. Әтиле кешеләрдән ким булмасын дип, әнием, сандык тутырып бирнә-бүләкләр әзерләп, никах укытып, фатихасын биреп озатты. Хәтерлим, эшли башлагач, әни сиңа ярдәмем булсын дип акча бирдем. Рәхмәт әйтеп алып куйды да, икенче кайтуыбызга шул акчага миңа Сабан туена кияргә бик матур җәйге күлмәк белән матур чүәкләр алып куйган иде.

Әниләр әле алар балаларына яшәү өлгесе булып та торалар. Беренче балабыз туганда без керәшен авылында яши идек. Әни энесе Рәкыйп абый машинасына ризыклар төяп килеп, күршедәге татар авылыннан мулла белешеп, оныгына исем куштырып китте.

Аллага шөкер, шулай күп газаплар белән безне үстергән, 90нчы яше белән баручы әнкәебез әле сау-сәламәт, ачык зиһенле. Безгә терәк булып, киңәш-табыш биреп, кадер-хөрмәттә гомер итә. Без аңа бурычлы булуыбызны онытмыйбыз.

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән, иң беренче чиратта, әнисенә бурычлы. Безнең кадерле кешеләребезгә кайгы-хәсрәт китерергә хакыбыз юк. Ходай Тәгалә аларга җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсә иде. Алларында башыбызны иеп, рәхмәт әйтик иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә.

Яратыйк, кадерлик, саклыйк аларны.

Гөлнур Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев