«Наркотикларга – юк!» акциясе Кнәз авыл җирлегендә дәвам итә
Наркомания - заман афәте. Билгеле булганча, әлеге проблема елдан-ел кискенләшә. Наркотик куллануның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе мәгълүм булса да, наркотик күпләрне кызыксындыра. Наркотикны бер генә тапкыр кулланып караган кеше икенче тапкыр да кулланудан баш тартмый. Беренче дозадан соң кәеф күтәрелә, рәхәт була, шул тойгыны тагын татып карыйсы килә. Ләкин өченче,...
Наркомания - заман афәте. Билгеле булганча, әлеге проблема елдан-ел кискенләшә. Наркотик куллануның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе мәгълүм булса да, наркотик күпләрне кызыксындыра. Наркотикны бер генә тапкыр кулланып караган кеше икенче тапкыр да кулланудан баш тартмый. Беренче дозадан соң кәеф күтәрелә, рәхәт була, шул тойгыны тагын татып карыйсы килә. Ләкин өченче, дүртенче тапкыр кулланганда инде шундый ук җиңеллек кабатланмый. Кеше тагын, тагын наркотик куллана һәм наркотикларсыз яши алмый башлый. Дозаны вакытында кабул итмәсә, «ломка» башлана. Наркоманның тышкы кыяфәте дә үзгәрә: тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела, теше сына, чери. Эчке органнары - бавыры, бөере, йөрәге, эчәкләре, кан тамырлары, баш мие зарарлана. Бөтен организм таушала.
Шушы көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары белән берлектә, «Наркотикларга - юк!» дип исемләнгән наркотикларга каршы акция уздырдылар. Акциянең төп максаты - яшь буынның игътибарын әлеге заман афәтенә җәлеп итү, район, авыл җирлеге, поселок территориясендә әлеге чирне булдырмау. Акция барышында һәрбер теләгән кеше плакатта наркотикларга карата үз фикерен язып калдыра алды. Шулай ук волонтерлар урамнан узып баручыларга наркотикларга кагылышлы сораулар бирделәр, аларга мәгълүмати кәгазьләр тараттылар, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев