Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мыек үстерсәң, җиләк булмый...

Эре, татлы җиләк үстерүнең берничә ысулы бар.

Җиләкләр өлгергән чорда аларның мыеклары да актив үсә башлый. Үсемлек бөтен көчен шунда җибәрмәсен өчен вакытында мыекларны кисеп торырга кирәк. Мондый эшне атнасына бер тапкыр башкару да җитә. Кайбер бакчачылар җиләк мыекларын өзеп алырга да ярый, ди. Тик бу ялгыш фикер. Өзгәндә тамырга зыян килүе бар. Шуңа күрә аларны кайчы яки секатор белән кисеп алу яхшырак булыр. Тик эш башлар алдыннан, инструментны куе төстәге марганцовкалы суда тотырга кирәк. Мыекны төбеннән үк кисәргә ярамый, 5-10 см калдырып кисәргә киңәш ителә. Бу эшне кояшлы, коры көнне башкарыгыз.


Әгәр үзегезгә ошаган җиләк сортын үрчетергә телисез икән, һәр куакта бер-ике мыек калдырырга була. Шулай да, җиләкләрне вакытында тукландырып, мыекларын кисеп торсаң, җиләк эре һәм татлы була.
 

Кызыл таң

Фото: news.myseldon.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев