Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моннан 60 ел элек Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла

Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә. Моннан 60 ел элек, 1958 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте. Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә...

Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә.

Моннан 60 ел элек, 1958 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте.

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә.

Бүген премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Комиссиясе хәл итә.

Сүз уңаеннан, татар язучылары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быел бер генә түгел, берничә язучыга бирелү мөмкинлегенә өметләнә. Бу - Премиянең гамәлгә куелуына 60 еллыгы уңаеннан булуы мөмкин, дип фаразлый әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. "Шушы зур юбилей уңаеннан язучыларга бирелә торган премияләр санын арттыру мөмкин булмасмы икән?", - дигән фикерен ул Татарстан Язучылар берлегендә узган Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында җиткерде. Язучылар аның бу фикерен хуплап каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев