Мөмкинлекләре чикле кешеләр «Гиндукуш»та экскурсиядә булды
«Гиндукуш» сугышчан дан музеенда район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вәҗиева җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикле кешеләр экскурсиядә булды.
Музей хезмәткәрләренең мавыктыргыч сөйләәүләрен йотылып тыңладылар, залларда куелган экспонатларны карадылар. Аннары алар гипстан төрле фигураларын ясадылар һәм төсле буяулар белән бизәделәр. Инвалидларга бу сәяхәт бик ошады. Районыбызда мондый матур, тарихи музейның булуы безнең өчен горурлык, диделәр алар.
/Фото район инвалидлар оешмасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев