Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Могжиза белән исән калган

10 сентябрьдә Әлмәт шоссесында Түбән Кама борылышында өч «КАМАЗ» машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Өченче автомобиль алдан түбән тизлектә барган машиналарга бәрелде. «Һәлакәттә транспорт чараларының барысы да гаепле, – дип аңлатма бирә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. – Иң соңыннан килгән йөк машинасы дистанция сакламый. Алдан барганнары юл йөрү хәрәкәте кагыйдзләрен бозып, автомат үлчәү янына җиткәндә административ штрафтан качу максаты белән, тизлекләрен 5 км/ сәгатькә кадәр төшергәннәр» – диде ул.
Нәтиҗәдә өченче «КАМАЗ» тулысынча җимерелеп бетә, йөге тирә-якка чәчелә. Соңгы моментта рульне борырга өлгергән һәм салоннан чыгып «очкан» 26 яшьлек йөртүчесе – Тукай районында яшәүче ир-ат авыр имгәнүләр ала. Ул ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев