Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен мототерапия 

26 декабрьдә, якшәмбе көнне, инвалидлар декадасын дәвам итеп, Әҗмәкәй авылының «Наиком Арена» техник спорт төрләре стадионында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мототерапия чарасы уздырылды.

Социаль хәйрия проекты булган әлеге терапия иң элек Италиядә уздырылган, аңа нигез салучы Вани Оддера дигән кеше булган. Хәзерге вакытта мототерапия Россиядә дә уза. Безнең районда исә ул икенче тапкыр оештырыла.
Якшәмбе көнне әлеге чарага Тукай районының иң куркусыз, батыр балалары һәм аларның әти-әниләре җыелган иде. Алар узышчылар белән аралаштылар, квадроциклларда һәм чаналарда шуып күңел ачытлар. Ике сәгать дәвам иткән терапия вакытында 100дән артык инвалид бала, аларның якыннары күпме күңелле кичерешләр алдылар. Аларның сөенечләре йөзләренә чыккан иде. 
Әлеге чарага район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде. «Район башлыгына, район башкарма комитетына, безнең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә, мототерпияне уздыруда ярдәм иткән «Наиком экстрим мотокросс», «Наиком Арена» җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, кечкенә узышчыларга позитив, көлке диңгезе тәэмин иткән аниматорларга рәхмәтебезне әйтәсе килә», – дип хәбәр иттеләр «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән. 

Әлеге бәйрәмдә катнашкан балаларның әти-әниләре үзләренең кичерешләре белән бүлештеләр.
Илдар Гыйльфанов, Иске Дөреш авылы:
– Бик күңелле булды, бик матур оештырганнар. Балаларга аеруча ошады инде. Аларны уйнаттылар, ашаттылар-эчерттеләр, соңыннан бүләкләр дә тапшырдылар. Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Искиткеч булды!  
Флүсә Гәрәева, Түбән Суыксу авылы:
– Шундый шәп бәйрәм булды ул! Балаларыбызга гына түгел, үзебезгә дә ошады. Улым Рушат өйгә кайткач та сөйләп туя алмады бу көн турында. Күз буяу өчен түгел, ә ихластан баларыбызның күңелен күреп, әлеге бәйрәмне шулай җиренә җиткереп оештырганнары өчен «Наиком» җитәкчелегенә, социаль яклау хезмәткәрләренә зур рәхмәт! 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев