Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә – иң яхшы мототрасса

Трасса ТРның мотоспорт федерациясе президенты, «Наиком-Экстрим-Мотокросс» балалар техник спорт клубы җитәкчесе Наил Хөббәтуллин тырышлыгы белән Әҗмәкәй авылына якын гына төзелгән. 

– Наил Бастамович, нишләп шәһәр читенә күченергә булдыгыз һәм бу шөгыль өчен Тукай районы җирлеген сайладыгыз?
– Безнең «Наиком-Экстрим-Мотокросс» клубы 21 ел эшли. Дусларым белән клубны ЗЯБ бистәсендә оештырган идем. Шушы гомер эчендә без 18гә якын Россия чемпионаты, 30лап кубок ярышлары уздырдык. Без – Татарстанда эшләп килүче һәм республикабыз данын яклап узышларда катнашучы бердәнбер клуб. Безне Россиядә дә беләләр. Хәзерге вакытта клубта 50ләп кеше шөгыльләнә. Гомумән алганда, клуб спортның шушы төре белән шөгыльләнүче 300ләп кешене берләштерә. 
Соңгы елларда клуб тирәсендә коттедж посе-логы үсеп чыкты һәм без торак йортлар уртасында калдык. Яңа мәйдан табып бирмәсләрме дип Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевкә һәм Тукай районы хакимияте башлыгы Фаил Камаевка мөрәҗәгать иттем. Алар икесе дә безнең хәлне аңлап ярдәм кулы суздылар – буш урыннан җир кишәрлекләре тәкъдим иттеләр. Мин аларга бик тә рәхмәтле. Нәтиҗәдә, Әҗмәкәй авылы янындагы 30 гектарлы чокыр-чакырлы урынны сайладым. Бу – мотокросс трассасы өчен иң яхшы җир.
Фаил Мисбахович үзе дә безнең клубны килеп карады һәм яхшы тәэсирләр белән китте. 2019 елны без бу мәйданда дөнья чемпионаты уздыру өчен Россиядә иң яхшы трасса төзергә ниятләдек. Россия мотоспорт федерациясе бу эшне башкару өчен испаннарны чакырырга тәкъдим итте. Алар мотокросс трассасы төзүдә иң яхшы белгечләр буларак дан тота. Шул рәвешле безгә аны испанлы Габи Вилладаи һәм Яңа Зеландия кешесе Грег Аткинс ясап бирде. Үткән елның көзендә Әҗмәкәйдә трасса әзер булды. Һәм, шигем юк, безнең трасса – Россиядә иң шәбе. 

– Авыл халкы сезнең белән күрше булуга ничек карый? Мотокросс спортның тыныч төре түгел бит?
– Баштагы вакытта бәлки алар бераз сагаеп калганнардыр, ләкин безнең белән очрашкач күңелләрендә туган шик-шөбһәләр юкка чыкты. Без Әҗмәкәй халкы белән очрашып сөйләштек. Трассаны ачу тантанасына чакырдык. Безнең тренировкаларны күзәткәч, спортчы егетләребезне күргәч, әҗмәкәйлеләрнең күңелләре тынычланды. Трассадагы тавыш авылга ишетелми. Трассага су сибеп торачакбыз, тузан да купмаячак.

– Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыль-ләнәсез?
– Халыкара ярышлар уздыру өчен яхшы трасса гына җитми. Хәзер Әҗмәкәйдә спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган клуб төзибез. Анда техниканы саклау һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен махсус урын, спортзал булачак. Мотоспорт кешедән физик көч һәм чыныккан булуны таләп итә. Мотоциклга утырдың да чыгып киттең түгел. Безнең малайлар бер аягында килеш 150 тапкыр, ә ике аякта 1,5 мең тапкыр чүгәли алырга тиеш. Аяклар аммортизатор сыман, аларның көчле һәм сәламәт булуы – спортчының куркынычсызлыгы ул. 
Мин тамашачы өчен дә уңайлыклар булсын дип тырышам. Безнең спорт төре – ул үзе тамаша. Элегрәк ЗЯБта урнашкан трассада мотокросс буенча уздырылган Россия чемпионатларында 20шәр меңгә якын җанатар җыела иде. Яңа урында утыргыч-эскәмияләр куеп амфитеатр ясарга була. Чөнки Әҗмәкәйдә урын искиткеч уңайлы – бөтен трасса уч төбендәгедәй күренеп тора. Мондый идеаль трасса Россиядә әлегә бердәнбер.

– Финанс ягыннан кыйммәтле проектны тормышка ашырырга ничек тәвәккәлләдегез? 
– Клубны дусларым белән бергә төзим. Бездә тәрбияләнгән спорт сөючеләр инде тормышта үз юлларын табып, уңышлы кешеләр булып киттеләр. Егетләр хәзер клубка үзләренең улларын алып киләләр һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. 
Клубны оештыра башлаганда миңа берәү дә ышанмады. Авыр еллар иде. Дөресен генә әйткәндә, кул сузып теләнеп йөрергә дә туры килде. Мин дусларымны туйдырып та бетерә идем, кайвакыт алар, әрсезлегемнән туеп булса кирәк, күпме дә булса акча биреп «авызымны ябалар» иде. Ә хәзер, яшьләрнең һәм балаларның мавыгуларын хуплап, мотоспортны яшәтү өчен ярдәм итәләр. Мисал өчен, «Күзкәй» автозаправкалар челтәре хуҗасы, Күзкәй авылы егете Флүр Шәфыйков клуб бинасын салганда 200 мең сум акча бирде. Май аенда узышларда халык алдында андый егетләргә рәхмәтемне җиткерәчәкмен. 

– Авыл яшьләре сезнең клубта шөгыльләнә алырлармы икән? 
– Хәлле кешеләр спорт мотоциклын һәм экипировканы үзләре сатып алалар. Әлбәттә, кыйммәт. Балалар мотоциклы 250 мең сум, экипировка 50 мең сум чамасы тора. Билгеле, һәр гаиләдә дә мондый мөмкинлекләр юк. Мин үзем дә бай гаиләдә үсмәдем, әти-әнием укытучылар иде. Үземнең балачагымны истә тотып, азкеремле гаиләдә үсүче балалар өчен 5 мотоцикл һәм экипировка сатып алдым. Бу – азкеремле гаиләләрдәге балаларны спортка җәлеп итү, мотоспорт белән шөгыльләнергә теләгән балаларның хыялын тормышка ашыру өчен. Мин мотоспорт белән кызыксынган, клубка килергә теләге булган авыл малайлары белән очраштым инде. Шунысы кызык, 20 ел элек безнең клуб балаларны урамның начар тәэсиреннән коткару өчен ачылган иде. Хәзер ата-аналар балаларын безгә интернеттан, компьютердан һәм гаджетлардан аерырга теләп алып киләләр. Кызык та, кызганыч та хәзер күпчелек балаларның бармаклары гына эшли – телефон, планшет, ноутбукка гына төртә беләләр. Көч-егәрлек турында уйламыйлар. Спорт белән шөгыльләнеп кенә чын ир-егет буласың. 

– Быелга планнар-ыгыз нинди? 
– Клубны төзеп бетерү. Май аенда анда күчәргә ниятлибез. Трассабызга сертификация алгач өч узыш оештырырга планлаштырдык. Май аенда Тукай районы хакимияте башлыгы һәм Яр Чаллы мэры Кубогына мотокросс уздырырга ниятлибез. Июнь аенда Россия чемпионаты этабын, ә сентябрьдә Идел буе Кубогын уздырырга уйлыйбыз. Киләсе 2021 елда бездә мотокросс буенча Европа чемпионаты уздыру өчен гариза бирергә телибез. 

– Сез үзегез дә спор-тчы, аерым планнарыгыз бардыр. 
– Мин «Париж – Дакар» раллиенда катнашырга телим. Бу – гомерлек хыялым. Күптән түгел чүлдә тренировкалар ясау өчен Гарәп Әмирлекләренә барып кайттым. Анда раллида мотоцикл классында җиңүче Анастасия Нифонтова белән шөгыльләндек. «Дакар»га эләккәнче дөнья чемпионатының берничә этабында катнашу таләп ителә. Апрельдә 50 кешене мотоцикллары белән Кырымга тауларга алып барам. Хәзер мотоспортта индура – киселешле җирлектә узышу (гонка по пересеченной местности) төре үсештә. Мотоспортның бу юнәлеше, әйтергә кирәк, экстремаль һәм, шул ук вакытта, күп кенә мотоциклчыларның кулыннан килә. 

– Наил Бастамович, сез ничек мотоспортка килдегез? 
– Мин кечкенә чакта ДОСААФта бушлай техник түгәрәк эшли иде. Шунда килгәч тренер бер өем металлоломнан мотоцикл ясарга кушты. Бер ел җыйдым. Үз кулым белән җыйган «ИЖ-49» мотоциклын «Мазератти», «Лексус»ка алыштырмас идем! Шуннан соң гына миңа чын мотоцикл бирделәр һәм мотоузышларда катнаша башладым. Түгәрәктә 30 кеше идек, ике айдан өчәү генә – иң үҗәтләр генә калдык. Әнием – математика, ә әтием сызым укытучысы. Алар икесе дә минем мотоспорт белән шөгыльләнүемә каршы булдылар. Шуңа күрә мотоспорт белән шөгыльләнүемне ике ел буе алардан яшердем. Шөгылем хакында әни уйламаган җирдән белде. Клубка йөрүче иптәшләрем белән мотоциклларда трассага чыктык һәм юлда баручы автобусны узып киттек. Әле алай гынамы, мин арткы тәгәрмәчтә генә бара идем. Баксаң, әнинең шул автобуста дачага барышы икән. Өйгә кайткач әти мине әйбәтләп кенә каеш белән ярды. Барыбер мотоспорттан суынмадым. Спортның бу төренә булган яратуым гомерлек булып чыкты. 

Илиса ГАНИЕВА. 
/ Фото Наил Хөббәтуллиннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев