Әҗмәкәй авылында ифтар мәҗлесе узды
Бездән алдагы буын, авыл халкы безгә - киләчәк буынга мәчет салдырып, динебезне югалтмаска дип васыять калдырды. Бүгенге көндә зур көч куеп мәчетне төзекләндереп торучыларыбыз бар.
Авыл егетләре һәм авылга килеп нигез корган, бер төркем авылдашларыбыз күркәм итеп ремонт ясадылар. Әле мәчетебез янәшәсенә ашханә төзергә җыенабыз. Иншәә Аллаһ. Бүгенге көндә хатын-кызлар арасыннан 17се мәчеткә гарәпчә укырга өйрәнергә йөри, узган елны инде 6-7е белем алдылар һәм алар барысы да намазга бастылар. Мөгаллимәләре Насыбуллина Саҗидә Минһаҗ кызы һәм Сабирова Гөлнур Галимҗан кызы. Һәр көн авылдашларны мәчеткә чакырып азан әйтелә. Изге Рамазан аенда күп кенә авылдашларыбыз ураза тоталар. Авылыбызда намаз укучыларыбыз артты. Аллаһыга шөкер. 14нче апрельдә мәчетебезгә йөреп белем алучылар җыелышып ифтар мәҗлесе уздырдылар. 23нче апрель көнне мулдан итеп табын әзерләп, инде мәчетебездә авыл
халкын - олысын-кечесен җыеп ифтар мәҗлесе уздырырга ният кылдык. Бу мәҗлесне уздыруда безгә ОАО «Челны Холод»ның генераль директоры
Шакирҗанов Гаделҗан Галимҗан улы ярдәм күрсәтте. Шулай ук авыл халкы да читтә калмыйча үзләреннән өлеш керттеләр. Аларның барысына да
рәхмәтләребез зурдан. Ул кичтә авыл халкы бер-берсе белән очрашып фикер алышып куанышты.
Әмирҗан Җиһангир улы авылыбыз мәчетендә 2014нче елдан имам хәзрәт булып тора. Ул җыелган халыкка бик үтемле итеп вәгазь сөйләде.
Авыл халкын мәчеткә йөрергә өндәде. Билгеле югарыда сөйләнгән эшләрнең барысы да аның җитәкчелеге астында алып барыла. Авыл халкы хәзрәтебезне
бик хөрмәт итә, ул абруйлы, игелекле кеше. Шушы эшендә аңа уңышлар көч-куәт телибез, рәхмәтләребезне җиткерәбез.
«Укыган намазларыбыз, тоткан уразаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән булсын. Кылган догаларыбыз зиратыбыздагы әрвахларга
барып җитсен. Икенче майда Рамазан гаетендә очрашырга насыйп булсып. Әәмин», - Әмирҗан хәзрәт.
Тукай районы Әҗмәкәй авылы, Әшрәпова Әнисә
/автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев