Әҗмәкәй авылы бәйрәме бик күңелле үтте
Без авылыбызның чал тарихын белергә тиешбез. Чөнки авылыбыз ул - безнең туган җиребез, балачагыбыз, яшьлегебез, әби-бабайларның, әти-әниләрнең нигезе, узган гомере.
1938 елны мәчет манарасын кисеп төшереп, авыл халкын динсез калдырганнар, заманасы шундый булган. 1995 елны безнең авылда мәчет ачу тантанасы булды. Өлкән яшьтәге кешеләр җыйналып карар кылганнар. «Әйдәгез, авылда кабат мәчет салыйк, тарихыбызны, динебезне, югалтмыйк», - дигәннәр авыл картлары. Шул вакыттан бирле күпме гомер үтелгән...
Күптән түгел Әҗмәкәй авылында яшьләр җыелып, авыл көне уздырдылар. Гөр килде авыл халкы. Бәйрәмгә күрше авыллардан, Яңа поселогыннан, Яр Чаллыдан, шушы җирдә туып-үскән, шунда олыгайган кешеләр килделәр. Монда Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, авылыбызның яше-карты җыелды. Санап китсәң, 150дән артык кеше булгандыр.
Бәйрәмебезне Әмирҗан хәзрәт башлап җибәрде. Совхоз җитәкчелеге исеменнән җыелган халыкны Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов котлады. Авылның тарихы белән әтисе Миннәхмәт Мулләхмәтов язмаларыннан файдаланып, Әнисә Әшрапова, шушы авылда туып-үскән бүгенге көндә Яңа поселогында яшәүче Гөлчәчәк Ибраһимова таныштырып уздылар. Зиратта табылган ташларга караганда, Әҗмәкәй авылының 400 елдан артыграк тарихы барлыгы турында фараз ителде. Колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы чорлар, авылның бүгенге көне, аның данлы уллары-кызлары искә алынды. Бигрәк тә 2015 елның 19 августында Бөек Ватан сугышы ветераны - Хамәт Газизовның сугыш бетеп, 70 ел узганнан соң табып алынган калдыкларын җирләү вакыйгасын әйтеп үтү авыл халкының күңелен йомшартты, күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Бу авылдан укытучылар, табиблар, инженерлар, атказанган хезмәткәрләр, Ленин, Хезмәт Даны, Почет билгесе, Хезмәт Байрагы орденнары, ВДНХ медальләренә лаеклы кешеләр чыккан. Билгеле, колхоз, авыл советы рәисләре, уңган механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар, ферма мөдирләре, бригадирлар, шәфкать туташлары һәм башкалар искә алынды. Якыннары, туганнары исеме телгә алынганда, бәйрәмдә катнашучылар горурлык хисләре кичереп утырдылар. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр җырчы, биюче, «Әҗмәкәй» авылы җыры, шигырьләр, яшьләрнең авылча киенеп, гармуннарын сыздырып, җырлап җибәрүләре - һәркайсы алкышларга күмелде.
Олы кунакларыбызның берсе, шушы авылда туып-үскән, гомере буе «Ворошиловский» совхозы директоры булып эшләгән, авыл хуҗалыгы буенча Россиянең атказанган хезмәткәре - Галимҗан Зарипов бүгенге бәйрәмне бик хуплады. Авылдашлары өчен куанганы, горурланганы турында әйтеп китте.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Татар халкы кунакчыл ул. Табында чәкчәкләр дә, конфет-прәнник һәм башкә чәй ризыклары да, Аллага шөкер, юмарт итеп әзерләнгән иде. Җыр- моң табын артында да дәвам итте. Килгән кунаклар мондый бәйрәмнәрне башка авылларда да оештырырга, ә әҗмәкәйлеләр әлеге бәйрәмнәрне кабат та уздырырга сүз куештылар. Бәйрәм оештыру инициативасы белән авылның депутаты Равил Төхбәтуллин чыкты. Аңа авылның барлык халкы - яше-карты кушылып, хәлләреннән килгәнчә, төрле яклап булышлык иттеләр.
Авыл халкы исеменнән Әнисә Әшрапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев