Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй авыл җирлегендә сайлаучылар иртән аеруча актив булды (фото)

Кече Шилнә, Әҗмәкәй һәм Калмаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларына килеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны билгеләделәр. Яңа поселогының мәдәният йортындагы сайлау участогында халык аеруча иртән актив булды. Көндезге сәгать 2гә 1226 сайлаучының 700е кандидатлыкка кандидатларга карата үз фикерен белдергән иде инде. "Кызганычка...

Кече Шилнә, Әҗмәкәй һәм Калмаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларына килеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны билгеләделәр. Яңа поселогының мәдәният йортындагы сайлау участогында халык аеруча иртән актив булды. Көндезге сәгать 2гә 1226 сайлаучының 700е кандидатлыкка кандидатларга карата үз фикерен белдергән иде инде. "Кызганычка каршы, депутат булырга теләүчеләр хакында аз беләбез. Кемнәр үз кандидатураларын тәкъдим итә, алар ни белән шөгыльләнә, кайда яши - участокка килеп, бюллетеньнәрдән укып кына белдек", - ди сайлаучы Виктор Чуреев. Мондый сәяси чарада әле беренче тапкыр гына катнашучы 11 сыйныф укучысы Егор Безпальчук та шундыйрак фикер әйтә. Кандидатлар халык белән очрашулар оештырсыннар иде. Бу яшьләргә аеруча файдалы булыр иде, ди егет.

Район буенча 14 сәгать 30 минутка барлык сайлаучыларның 18,5 проценты, ягъни 5412 кеше тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев