Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит
Быел да республикакүләмендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе үтәчәк. Әлеге чарага теләге һәм ярдәм итәргә мөмкинлеге булган hәркем кушыла ала. Билгеле булганча, баланы мәктәпкә җыю шактый кыйммәткә төшә. Шуңа да кереме аз булган гаиләләргә бу эштә ярдәм күрсәтү кирәк.
Тукай районы мәгариф идарәсе белгечләре белдерүенчә, әлеге ярдәм беренче сыйныфка укырга керүче, аз керемле гаиләлдә тәрбияләнүче, күп балалы гаиләләрдә үсүче мәктәп укучыларына күрсәтеләчәк. Оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләрнең әлеге акциядән читтә калмавы сорала. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә депутатларыбыз да катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев