Мәктәп укучылары туристлык буенча республика слетында катнаштылар
Яңа поселогы территориясендә Татарстан мәктәпләре арасында туристлык буенча LXI республика слеты үтте. Анда 12 команда катнашты. Слетны район башлыгы Васил Хаҗиев ачты.
Безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы, туристлык юнәлешендә эшләүче Виктор Белов кече, урта һәм өлкән сыйныф укучыларыннан торган өч төркем әзерләгән иде. Слетның барлык бәйгеләре буенча безнең кече яшьтәгеләр төркеме - беренче, урта яшьтәгеләр - алтынчы, өлкәннәр икенче урынны алдылар. Төркемнәр җәяүле туризм, су туризмы техникалары, канат тартышу һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар, фотолар, турист җырлары бәйгеләрендә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев