Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мировой” иде әбием

Һәркешенең яшәү дәверендә үзенең туганнары, якыннары арасында иң яраткан кешеләре була. Андыйлар белән исән чакта аралашып яшиләр, вафат булгач каберенә эзне “суытмыйлар” . Барып догалар укып кайталар, сагынып искә алып сөйлиләр.

Минем дә якын иткән якын кешем әбием бар иде. Ул балачактан мине тәрбияләде, әбиемнең  мине иркәләп сөйгән җылы кулларын, назлы сүзләрен оныта алмыйм. Әниемнең әнисе Гайшә Хәйретдинованы әле дә авылдашларым искә төшерәләр. Аның рухы шат булсын дип, аның турында алтын сүзләр язасы килә. Ул бит гади генә әбекәй түгел иде, аны “мировой әби”, дип йөртәләр иде. Ул совет чорында  абыстай булып динне, иманны халыкка җиткерде, Коръән укыды, акыллы киңәшләрен бирә иде.
Мин 5-7 яшьләрдә идем, хәтерлим әле әбиемнең намаз укыганын. Авылыбызда бик матур мәчет бар иде, элек-электән биредә бөтен дини бәйрәмнәр үтте, дини йолалар башкарылды. Гайшә әби указлы мулланың хатыны буларак биредә кешеләрне догалар укырга өйрәткән. Бабай белән икесе авылда дин буенча исем кушуларны, никах укуларны, җеназа укуларны башкарганнар. Бабайны бик хәтерләмим, аны көчле, акыллы, гадел кеше иде, диләр авылдашлар.
Бу язмам Гайшә әбием рухына дога булып барсын. Аның 12 октябрьдә туган көне. Исән булса 125 яшь тулган булыр иде. Әммә аның исеме яши, минем күңелдә, Оргыды авылының өлкән буыны йөрәгендә. 1962 елда, матур май аенда бакыйлыкка күчте Гайшә әби. Мин 60 ел элек беренче сыйныфны тәмамлаганда булды бу хәл.
Бәләкәй чакта сеңлем Маһия белән без гел әби янында бөтерелдек. Аның итәгенә тагылып йөрдек ул безгә сүрәләр өйртәтте, дини тәрбия бирде. Кулыма тәсбих алган саен Гайшә әби искә төшә. Ул бит авылдагы яшь кызларны да, өлкән апаларны да өйгә җыеп сабаклар бирә иде. Аларны гарәпчә укырга өйрәтте. Аннан соң аларның белемен тикшереп “имтихан” ала торган иде. Без дә сеңлем белән ярыша идек, яхшы укыган өчен әбиебез 3-5 тиен акча биреп безне канатландыра иде. Ул тиеннәрне банкага җыеп бардык, тулгач алып саный идек тә, шатлана идек.
Гайшә әбине исем куштыру мәҗлесләренә әллә кайлардан килеп алалар иде. Әнием Зәйнәпкә нигә миңа шундый озын исем куштыгыз, дип ачу белдергәнем дә хәтердә. Миңа Мәүлетҗан, дип Гайшә әбием куштырган икән, шуңа тынычландым. Гарәпчәдән тәрҗемәсе-яхшы күңелле, ярдәмчел кеше дигәнне аңлата икән. Тормышта бик күп яхшылыклар кылдым. Гайшә әбиемә гел рәхмәтләр укып йөрим.
Үсеп җиткәч  күп еллар коммунистлар париясе сафларында тәрбия алырга туры килде. Совет чорында мәчеткә йөрү, гарапчә уку-язу тыелган иде. Әммә заманалар үзгәреп кабат динебезгә, иманыбызга юл ачылды. Йөргән юлларымда Гайшә әбиемне искә алам, дин буенча гыйлемемне арттырам, вакыт табып мәчетләргә йөрим. Кечкенә чакта өйрәнгәннәр онытылмый икән икән.
Совет чоры булса да Гайшә әбиемә күрше авыллардан хатын-кызлар дингә өйрәнергә йөрделәр, ул аларны өйрәтте көчен, белемен жәлләмәде.
Гайшә әби шигырьләр дә яза иде. Ул Сабантуйларда актив катнашкан, шигырьләрен дә сөйләгән. Авылда “Кич утыру”ларда да бик актив булган. Аның камыр ашларын бик оста, тәмле пешерүен дә искә алып сөйлиләр. Үзем дә әбиемнең шифалы куллары пешергән ризыкларны сагынам.
Бабам Сәүбән белән Гайшә әбием бик матур, тату яәшәгәннәр, ике малай бер кыз үстергәннәр. Әнием  уртанчы бала.  Олы улы Сәлмән Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Кече малайлары Мөхәммәт абый гомерен Зәй шәһәрендә яшәп үткәрде, гаиләсе бик тату, күркәм иде.
Мин һәр ел саен Оргыды авылын зиаратына туганнарым каберләренә барып догалар кылам. Гайшә әбием кабере янында аеруча истәлекләргә бирелеп озаграк торам. Чыннан да “мировой” идең син әбием.

Мәүлетҗан Хисамиев, 
Оргыды авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев