Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов татарстанлыларны экотуризмны үстерү бәйгесендә тавыш бирергә чакырды

Күңелеңә хуш килгән проект өчен 23 июльгә кадәр priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреация кластерларын булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә республика өчен тавыш бирергә чакырды.

«Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңсәк, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Идел-Кама табигать биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» Милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы территорияләрен төзекләндерү өчен федераль үзәктән акча бүлеп биреләчәк», - дип язган республика Президенты «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Реклама

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың матбугат хезмәтендә элегрәк хәбәр итүләренчә, Татарстан тавыш бирүдә 8нче урынга күтәрелде. Республика проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен priroda.life сайтының «География» бүлегенә керергә, почта яки социаль челтәрләр аша авторизация узарга, шуннан соң Россия картасында Татарстанны сайларга һәм тавыш бирергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X