Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Милләт, тел – зур әманәт!

Шушы көннәрдә район администрациясе бинасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма утырышы булды.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов катнашында Тукай районы җирле оешма җитәкчесе сайланды.

Көн тәртибе буенча утырышта: дин, милләт, телебезне саклау һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү мәсьәләләре каралды. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев утырышны ачып башкала кунагын, залдагы халыкны сәламләгәннән соң район тормышы, икътисадый үсеш белән таныштырды.  Ул утырышка кагылышлы мәсьәләгә тукталып: «Икенче елга районның ярты гасырлык юбилее булачак. Меңәр еллык тарихы булган татар халкы өчен, сүз дә юк,  бу – күп түгел. Шуңа да карамастан, районның тарихи, мәдәни тамырлары тирәндә. Бездә үз телен, үз халкын, туган җирен ихластан яратучы халык яши. Туган телебез һәм мәдәниятебезне үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырышучы, җирлек тарихын өйрәнеп аны киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру юлында зур эшләр башкаручы кешеләр җирлегебездә байтак. Бүгенге күргәзмәләр шуның ачык дәлиле.

Мәчет, мәдрәсәләрдә имамнар, абыстайлар яшьләргә, гомумән авыл җирлегендә яшәүчеләргә дини гыйлем бирү өчен армый-талмый хезмәт куя. Һәркем үз урынында: укытучы, тәрбиячсе, ата-ана, вазифаи җитәкчеләр, мулла-абыстайлар кулган кул тотынып эшли икән – бу зур көч. Милләтебезне яшәтүче көч. Милләтебезгә кагылышлы булганга Төмәнгә сәфәребез хакында да әйтеп китәсем килә. Быел да җәй аенда Төмәндә Сабантуй үткәрүдә безнең район зур өлеш кертәчәк. Шушы мәсьәлә буенча еракта яшәүче милләттәшләребез белән күрештек. Төмәндә халык саны буенча татарлар икенче урында тора. Безне шәһәр хакимияте, милләттәшләребез бик җылы кабул итте. Шәһәрнең 52 нче санлы мәктәбендә булдык, андагы 2000 укучының бер меңе – татарлар, алар туган телебездә белем ала. Укучылар телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне, динебезне өйрәнәләр. Балаларның матур итеп татарча шигырь укулары, моңлы итеп җырлаулары җылы тәэсир калдырды. Татар телендә тематик уку-укыту әсбаплары, дәреслек, китаплар белән Татарстан тәэмин итә. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телебезне саклап буыннан буынга тапшыра алуында Бөтендөнья татар конгрессының өлеше искиткеч зур», – дип билгеләп үтте һәм игелекле эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы адресына рәхмәтен белдерде.

 Өч таяну ноктасы

Ирек Шәрипов чыгышын район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән күптән таныш булуын ассызыклаудан башлады: «Камил Римовичны кеше буларак та һәм җаваплы вазыйфа башкаручы җитәкче буларак та Минзәлә чорыннан ук беләм. Беренче очрашуыбыз ул Минзәләдә мәктәп директоры булып эшләгәндә булды. Аннан соң да эш буенча аралашып тордык. Һәр вазыйфасында хезмәттәшләренә, халыкка карата кешелекле карашы, игътибарлы була белүе белән хөрмәт казанды. Аның яхшы сыйфатлары игътибардан читтә калмады – үсеше күз алдында. Ул Тукай районы халкына, шушы җирлеккә игелекле хезмәт итәр дип уйлыйм. Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә бергә зур эшләр башкарырбыз дип өметләнәм. Бүген Тукай районы җирле оешма җитәкчесен сайлыйбыз. Бу оешма, бу хәрәкәт – көчле булырга тиеш. Аның составында: район хакимиятеннән җаваплы вазыйфа башкаручы кеше, эшкуарлар – эшлекле кешеләр булырга тиеш. Һәм, тәҗрибә туплау, эшкә өйрәнү, потенциалны үстерү өчен яшьләр дә керсен. Милләтпәрвар, тирән фикерле, максатчан яшьләрне эшкә өйрәтү – аларның компетенциясен үстерә. Эшлекле составта иҗат әһелләренең булуы төп шарт. Журналист буларак әйтәм, массакүләм мәгълүмат чаралары – зур көчкә ия.

Тормыш һәм эш тәҗрибәмнән чыгым әйтәм, туксанынчы еллар – ил таркалаган чор булып тарихка язылды, халык хәтередә калды. Шул болгавыр елларда да без югалып калмадык.  Ижауда массакүләм мәгълүмат чаралары белән җитәкчелек иттем. Нәкъ шул елларда, Ижауда Җәмигъ мәчете салдык, уртак тырышлык белән. Көчле эшкуар матди чыгымны үз өстенә алды. Бу эштә журналистлар керткән өлеш – бихисап. Бердәмлек, оешканлык – зур көч. Бер-беребезгә арка таянычы булганда четерекле мәсьәләләрне хәл итеп була. Яңа сайланган составка уңышлар телим. Сезнең өч таяну ноктасы бар: халык (әгәр дә алар каршында абруй казанасыз икән!); хакимият; без – Бөтендөнья татар конгрессы. Сез – безгә, без – сезгә таяныч.Таяну нокталарыбыз һәрвакыт нык, көчле һәм бердәм булсын!»  – диде һәм яңа составка уңышлар теләде, бүләк тапшырды.

Туган тел – рухи дөнья нигезе

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән чыгышын БисмиЛләһ әйтеп, утырыштагы халыкны мөселманча сәламләп башлады. Аннары Аллаһ Тәгаләнең милләтебезне, татар телебезне саклауның әманат итеп бирүен, Раббыбыз тарафыннан безгә бирелгән олы бүләк булуын ассызыклады. Бу сүзләрнең хакыйкать булуын дәлилләп Аллаһ Сүзе – Коръәни Кәримнән “Хүҗүрат” сүрәсенең 13 нче аятен китерде. Аллаһ Тәгалә Коръәндә : «Ий, кешеләр, Без сезләрне ир үә хатын итеп халык кылдык үә сездән тармаклар үә кабиләләр кылдык бер-берегезне танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез тәкъва булган кешеләр. Аллаһ – Белүче үә һәр эшегездән хәбәрдар”, – ди. Ягъни, Адәм балаларының төрле төстә һәм төрле телдә, төрле милләттән булуы – Аллаһ Тәгаләнең кодрәте һәм бөеклеге билгеләре. Тел ул – бер милләтне, кавемне берләштерүче булып тора. Раббыбыз безне татар итеп яралткан, телебезне бүләк иткән. Без аны белергә, сакларга һәм үстерергә бурычлы. Ислам дине татар телен үстерү һәм баетуга ярдәм итә. Җәмгыятебездә Ислам дине һәм татар теле арасында тыгыз бәйләнеш бар. Туган тел – һәр кешенең рухи дөньясының нигезе. Ул – безнең асылыбыз. Тел – Аллаһ белән элемтәгә кергәндә, Аңа мөрәҗәгать иткәндә куллана торган, кул күтәреп дога кыла торган чара.

Ислам дөньясында танылган мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре: “Өч әйбер диндә фарыз булмаса да динне саклый. Ул: милли тел; милли кием; күркәм гореф-гадәтләр...” дигән.

Милләт, тел – зур әманәт. Әманәтне саклау, аны үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәммәбезнең дә бурычы!

Татар халкының меңәр еллык бөек тарихы, искиткеч матур, бай теле, мәдәнияте һәм асыл традицияләре бар. Татар – укымышлы. Бөек халкыбыз 1802 нче елда Казанда, мөселман дөньясында беренче булып, Коръәни Кәримне типографиядә бастырган. Шушы нөсхәдән яңадан яңа басмалар чыгып, безне сөендереп, гыйлемгә өндәп тора. Мида Мисырда дини-шәргый гыйлем алырга туры килде. Каһирәдәге Әл-Әзһәр югары уку йортында – университетта Шиһабетдин Мәрҗәни китаплары буенча студентларга белем бирелә. Бөтен дөнья татар халкының мәшһүр улын – бөек галимебезне таный, хөрмәтли. Дин әһелләре, хакимияттә җаваплы вазыйфа башкаручылар, имам-абыстайлар, мөгаллимнәр бердәм булып, кулга кул тотынып эшләгәндә динне, телне, милләтне сакларга, аны үстерергә була. Бүгенге көндә мөмкинлекләр тудырылган. Шуны да әйтәсем килә – мөслимәләр, абыстайлар балалар, хатын-кызларны белемле итү, дини гыйлем бирү өстендә армый-талмый эшлиләр. Шулай ук, “Якты юл” газетасында “Дин һәм мәгыйшәт” сәхифәсе даими чыгып тора, мөселман дөньясы, Ислам хакында үтемле язмалар бастырыла. Рәхмәт барыгызга да, Аллаһ изге эшләребезне кабул итсен!» – диде.

Инсаф хәзрәтнең рухи-әхлакый вәгазе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Урыны һәм вакыты белән шундый үтемле нәсыйхәт тыңлау һәр кешенең дә җан таләбе булуы тагын бер расланды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясенең Тукай районы буенча җитәкчесе Резеда Мәүҗүтованың чыгышы «Яшь буында милли үзаң тәрбияләү» темасына багышланган иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районындагы җирле бүлекчәсенә җитәкче итеп Иске Абдул авылы «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее директоры Резеда Рәвис кызы Гарипова сайланды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев