Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миләүшә Фәрдиева: «Эшне яратып эшләсәң, нәтиҗәсе дә күренә»

Район хакимиятендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә республикада үткән « Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2024» бәйгесендә җиңүе өчен Куады авылының фельдшерлыкакушерлык пункты мөдире Миләүшә Фәрдиева Тукай районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чәчәк бәйләме белән бүләкне аңа район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин тапшырды.

Тантанадан соң без Миләүшә Хәйдәр кызы белән сөйләшеп алдык, абруйлы конкурста җиңү яулавы авырмы-юкмы икәнен, уңышка юлның нинди булуы белән кызыксындык.

– Иң элек, миңа әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иткән районыбызның баш табибы Мансур Али улы Потеевка рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, баштарак бик нык борчылган идем. Конкурста катнашырга булгач, аңа ныклап әзерләнергә, коллективның йөзенә кызыллык китермәскә кирәк бит. Номинантларга таләпләр бик көчле, кырыс иде. Шуңа күрә, җиңел булмады. Аеруча документлар белән нык эшләргә туры килде. Әйтик, хезмәт стажым утыз елдан артык булгач, бар эш дәверенә туры килгән кәгазьләрне җыйдым. Моның өчен архивларга бардым, отчетларны күтәрдем. Алынган грамоталар, фотолар, характеристикалар кирәк булды. Шул рәвешле бик зур тупланма барлыкка килде. Анда җәмәгать, волонтерлык эшчәнлеге, спорттагы уңышлар турындагы мәгълүмат керде. Моның һәммәсен күздән кичердем дә: «Моның барысын да мин эшләдеммени соң ул?!» – дип хәйран калдым, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. Бу вакытта аның күзләре бәхет нурын чәчә иде.

Миләүшә Фәрдиева хезмәт эшчәнлеген үзенең туган авылында, Сарман районының Саклаубаш авылында башлый. Биредә ул фельдшер булып сигез ел хезмәт итә.

– Тукай районының сәламәтлек саклау системасында мин 2000 елдан бирле. Соңгы биш елда Куады ФАПында мөдирлек итәм. Һәм беләсезме, коллективыбыз бик яхшы безнең, фельдшерларыбыз берберсенә киңәш белән дә эш белән дә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булып торалар. Өлкән фельдшер Оксана Ступникованы без үзара рота командиры дип атап йөрибез. Иптәшеңнең сиңа терәк булуын белгәндә, эшләве рәхәт, җиңел, – дип уртаклашты Миләүшә Фәрдиева.

Авылдагы фельдшер халыкка табибка кадәрле медицина ярдәмен күрсәтә, амбулатор кабул итүне уздыра, авыруларның өйләренә бара, каты авырулар һәм бәхетсез очраклар килеп чыкканда беренче ашыгыч ярдәмне күрсәтә, кирәк булганда авыруларны район дәваханәсенә җибәрә. Шулай ук ул халык арасында диспанцеризация уздыруда катнаша, балалар бакчаларындагы сабыйларга медицина ярдәмен күрсәтә. Озын сүзнең кыскасы – авылдашларының саулыгы сагында тора.

– Хәзер ФАПларда эшләве җиңеләйде. Чөнки яңа программа кысаларында безгә булышучылар – ярдәмчеләр вазыйфасы кертелде. Куадыда әлеге эшне Әнисә Фатыйхова башкара. Ул зур хезмәт стажына ия белгеч, үз эшенең остасы. Авылыбыз кешеләре дә бик ачык, тырыш кешеләр. Күп йортларда берничә буын яши. Авыл халкы үзенең сәламәтлегенә дә җаваплы карый, диспанцеризациягә вакытында килә. Шул авылдашларымның миңа күрсәткән көчле теләктәшлегеннән башка җиңү яулый алмас идем дип уйлыйм. Ә җиңү турында мин иң беренче итеп үземнең әти-әниемә әйттем. Алар күптән түгел уртак тормыш итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Минем зур, мәртәбәле бәйгедә җиңү алуым аларның юбилеена менә дигән бүләк булды. Уңышымның серенә килгәндә, ул гап-гади – кешеләрне, үз хезмәтеңне яратырга кирәк. Шул вакытта һәрнәрсә уң бара, – дип әйтте фельдшер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев