Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп балалары дәрестән тыш вакытта эш белән мәшгуль

Кнәз мәктәбенең 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 10 укучысы, Борды мәктәбеннән 1 укучы май башында мәшгульлек үзәге аша килешү төзеп эшкә урнаштылар. Алар барысы да ай ахырына кадәр эшләячәк. Кнәзлеләр мәктәптән тыш вакытта авыл җирлеге территориясендә җыештыру, чистарту эшләре алып бара. 9 Май бәйрәменә һәйкәл янын да алар әзерләде. Борды...

Кнәз мәктәбенең 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 10 укучысы, Борды мәктәбеннән 1 укучы май башында мәшгульлек үзәге аша килешү төзеп эшкә урнаштылар. Алар барысы да ай ахырына кадәр эшләячәк. Кнәзлеләр мәктәптән тыш вакытта авыл җирлеге территориясендә җыештыру, чистарту эшләре алып бара. 9 Май бәйрәменә һәйкәл янын да алар әзерләде. Борды мәктәбе укучысы исә «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга, тулы сәгатьләрне эшләгәндә, үзәктән аена 1275 сум һәм эш бирүчедән 5554 сум (минималь хезмәт хакы) күләмендә акча түләнә. Закон буенча, 14-16 яшьлек үсмерләр көненә 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр көненә 6 сәгать эшләргә тиеш. Бүгенге көндә балаларны җәйге ялда эшкә урнаштыруга әзерлек бара, дип хәбәр итә район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев