Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майлы балыктан чир курка

Тикшеренүләр шуны раслаган.

Medical Express билгеләп үткәнчә, 60 илдән 192000 гә якын кешенең (якынча 52000 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган) сәламәтлеге турындагы мәгълүматларны үз эченә алган масштаблы тикшеренү майлы балыкны даими ашауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәткән. Макмастер университеты галимнәре сүзләренә караганда, майлы балык югары хәвеф төркемендәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә.

Бу төркемдәге йөрәк авыруларыннан интегүчеләр яки инсульт кичерүчеләргә майлы балык ашау уңай тәэсир иткән. Майлы балыкта иң мөһим ингредиент булып омега-3 кислоталары исәпләнә. Алар, тикшеренүчеләр ачыклаганча, йөрәк-кан тамырлары авыруларының, шул исәптән йөрәк өянәге һәм инсультларның азаюын тәэмин итә, дип дәлилләнә.
Авыру хәвефенең кимүе югары хәвеф төркемендәге кешеләрнең якынча һәр алтынчысында күзәтелә, алар атнага ике порция омега-3кә бай балык ашый. Йөрәк авыруларына яки инсультка тарымаганнарда мондый балык ашауның файдасы күзәтелмәгән.

Фото: thrombo.ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев